Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Сәмигуллин 17нче колония-поселениедә җәза үтүчеләр янында булды
Бүген, 2 июльдә, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мамадыш районы Дегетле авылында урнашкан 17нче колония-поселениедә булды. Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары эчке хезмәт полковнигы Элдар Аллахвердиев һәм колония башлыгы – эчке хезмәт полковнигы Раил Сәгыйтов белән очрашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
17 нче колония-поселениегә сәфәре барышында Татарстан Мөфтие колония мәчетендә иректән мәхрүм ителгәннәр белән аралашты. Ул аларга үгет-нәсыйхәтләрен ирештерде һәм дини мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Мәчет ислам динен тотучыларның барысын да сыйдыра: монда аларның саны 35ләп исәпләнә. Биредә Ураза гаете һәм Корбан гаете уздырыла, җомгалар укыла, даими рәвештә ислам нигезләре буенча дәресләр, рухи әңгәмәләр үткәрелә. Аллаһ йорты һәм барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә берничә ай эчендә җәзага тартылганнарның үз көче белән төзелгән. 2019 елның декабренә кадәр алар намазны бер бүлмәдә генә укыган.
Һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә дә дин әһелләре белән очрашулар уза. Төзәтү колонияләре китапханәләре Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты чыгарган дини әдәбият белән тулыланып тора. Колонияләр Корбан бәйрәме уңаеннан һәм Рамазан аенда ифтарлар уздыру өчен азык-төлек белән тәэмин ителә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз