Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Самара мөселманнарына мәзһәбләргә иярүнең мөһимлеге турында лекция укыды
10 ноябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие, Курра-хафиз, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин Самарага сәфәр кылды. Самара өлкәсенең административ үзәгенә ул өлкә мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин чакыруы буенча килде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәфәр кысаларында Камил хәзрәт Самара Тарихи мәчетенең шәрәфле кунагы булды.
Тарихи мәчет күптәннән дини очрашулар өчен мәйданчык булып хезмәт итә: биредә даими рәвештә Россиянең абруйлы ислам галимнәре катнашында вәгазь кичәләре оештырыла. Бу юлы очрашуга мөфтинең нәсыйхәтен тыңларга 200дән артык кеше җыелды – мәхәллә халкы, җирле татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре.
Камил хәзрәт җыелган халыкны сәламләп, Татарстан мөселманнарыннан ихлас сәламнәрне тапшырды. Мөфти үз вәгазендә игътибарны мәзһәбләргә иярүнең мөһимлегенә юнәлтте, өммәттә фетнәләр һәм күпмилләтле җәмгыятьтә динара низаглар кузгатучы ялган агымнар һәм фиркаләр таралуга юл куймау кирәклеген ассызыклады.
Камил хәзрәт үз чыгышында мондый хәлләрне булдырмау турында – Коръәннән аятьләр китереп һәм «әһле сөннәт» төшенчәсен татар галимнәрнең хезмәтләренә таянып аңлатты. Аерым алганда, ул шәех Мөхәммәд Заһид әл-Кәүсәринең (рәхимәхуллаһ) нәсыйхәтен искә төшерде: «әһле сөннәт» дигәндә Әшгарыйлар һәм Мәтуридилар турында сүз баруын аңларга кирәк».
Мөфти Камил хәзрәт шулай ук Самараның Үзәк мәчетендә дә булды.
Шунысы игътибарга лаек, бу – Камил хәзрәтнең быел Самара өлкәсенә икенче сәфәре: февральдә исә, Рамазан аенда, ул Талип хәзрәт Яруллинның чакыруы буенча Сызрань мөселманнары белән очрашкан иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз