Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Ростов-Дон шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә җомга вәгазен сөйләде
Бүген, изге җомга көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ростов өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт хәзрәт Бикмаев чакыруы буенча Ростов-Дон шәһәрендәге Җәгъфәр хәзрәт Бикмаев исемендәге Җәмигъ мәчетендә булды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Монда Камил хәзрәт җомга вәгазен сөйләде һәм җомга намазы үткәрде. Ул вәгазендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтенә иярүнең мөһимлеге турында бәян итте. Камил хәзрәт быел Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һиҗри буенча 1500 еллыгы билгеләп үтелүен һәм аның тормышындагы иң истәлекле һәм гыйбрәтле вакыйгалар турында сөйләде, Пәйгамбәребез үрнәгенә иярүнең ике дөньяда да бәхеткә юл икәнлеген ассызыклады.
Ростов мөселманнары эчтәлекле вәгазьдән соң Камил хәзрәткә ияреп җомга намазын укыды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз