news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт Республикакүләм ифтар турында: Бу - илебездәге иң зур ифтар

Камил хәзрәт Республикакүләм ифтар турында: Бу - илебездәге иң зур ифтар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

19 март көнне «Кавзан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 13 нче Республикакүләм ифтар узачак. Шул уңайдан Диния нәзарәтендә узган матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ифтарның үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в) бер хәдисендә: «Кем ураза тотучы бер кешенең ифтар кылуында катнашса, сәбәпче булса, шундый ук савапка ия була», – дип әйтелгән. Әлеге ифтарны оештыручылар, волонтерлар –һәрберебез шундый зур савапка ия булырбыз дип өметләнәбез. Шулай ук Пәйгамбәребез: «Рамазан ае кергәндә җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла», – дип әйтә. Бу айда бөтен изге гамәлләребез, гыйбадәтләребез күпкә тапкырлана. Мәсәлән, башка айларда бер гыйбадәт, изгелек кылсак ун саваб бирелә, Рамазан аенда исә 700гә тапкырлана. Шуңа күрә бигрәк тә бу айда күбрәк изгелек кылырга кирәк», – дип башлады сүзен Камил хәзрәт.

Республикакүләм ифтарда 13 мең кеше катнашуы көтелә. Ифтар корылтай белән бер көнгә туры килә, шуңа күрә республиканың күпчелек имамнарының катнашуы көтелә. «Хәзерге вакытта безнең республикабызда 1605 мәчетебез эшләп килә, имамнарыбызның күбесе катнаша», – диде мөфти.

Ифтар Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында, шулай ук Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы билгесе астында узачак.

«Махсус хәрби операциягә, Ватанны саклаучылар һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышлап күргәзмәләр оештырылачак. Күргәзмәгә һәрбер мәхәллә тарафыннан эшләнелгән берәр әйбер куелачак. Диния нәзарәте алдында 3 ел дәвамында махсус хәрби операциядә булган солдатларга нинди ярдәм тапшырылуын тулы итеп күрсәтү максаты тора. Мәчетләрдә күпме волонтерлар эшли, күпме гуманитар ярдәм җибәрелүе – болар барысы да күрсәтеләчәк», – диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закирова.

Шулай ук милли музей да үзенең күргәзмәсен оештырачак, анда Бөек Ватан сугышында мөселманнарның керткән өлеше күрсәтелә. Ифтарда солдатлар һәм аларның гаиләләренә акча җыю максатыннан «Каһарман» дип аталган хәйрия акциясе дә игълан ителәчәк.

  • Республикакүләм ифтар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе, «Туган Авылым» милли-туристиклык комплексы һәм «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге көче белән оештырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100