Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил хәзрәт Патриархка Татарстанда динара татулык символларының күчермәләрен бүләк итте
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кириллның 80 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы кичәдә катнаша. Әлеге чараның кунаклары арасында Рус православие чиркәве эшлеклеләре, дәүләт, фән, мәдәният вәкилләре бар. Шәрәфле кунаклар булып шулай ук Россия мөфтиләре һәм төрле илләрдән мөселман дин әһелләре дә килде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөфти Камил хәзрәт Владыкага юбилее уңаеннан ихлас теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләк – Татарстанда динара татулык символларының күчермәләрен тапшырды. Миниатюра үз эченә «Кол Шәриф» мәчете һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборы биналарының күчермәләрен ала.
Берничә көн элек Татарстан мөселманнары башлыгы Патриарх Кириллга туган көне уңаеннан мөрәҗәгать юллаган иде – ул юбилярга Россиядә динара татулыкны ныгытудагы тырышлыклары өчен рәхмәтен белдерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз