news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Мордовия мөфтиен нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды

Камил хәзрәт Мордовия мөфтиен нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды
Фото: dumrt.ru

Бүген Диния нәзарәте бинасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Габделмалик хәзрәт Асаинов белән очрашу үткәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда җитәкчеләр бер-берсе белән Татарстан һәм Мордовия Диния Нәзарәтләренең эш нәтиҗәләре белән бүлеште, тәҗрибә уртаклашты, хезмәттәшлек мөмкинлекләре хакында фикер алышты.

Мөфти Камил хәзрәт нәзарәтнең күпкырлы эшчәнлеге – «Хозур» нәшрият йорты, мәгърифәтчелек һәм хәйрия проектлары һ.б. белән таныштырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot