news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил хәзрәт Минск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә җомга намазы үткәрде

Камил хәзрәт Минск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә җомга намазы үткәрде
Фото: dumrt.ru

Бүген, 21 августта, мөбарәк җомга көнендә Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Минскиның Җәмигъ мәчетендә җомга намазы үткәрде. Билгеле булганча, Камил хәзрәт Беларусь Республикасына кичә Беларусь Республикасы мөфтие Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович чакыруы буенча килде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Камил хәзрәт вәгазендә мәхәллә кешеләренә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, Аллаһ Илчесенең Сөннәтен торгызу һәм аңа иярүнең мөһимлеге турында сөйләде. Ул шулай ук 24 августта, кояш баегач, Мәүлид ән-Нәби кичәсе җитәчәген билгеләп үтте һәм аны үткәрүнең фазыйләтләре һәм мөһимлеге турында сөйләде.

Татарстан мөфтие үзенең вәгазендә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үрнәгенә иярүнең ике дөнья бәхетенә ирешү мөмкинлеге бирүен билгеләп үтте.

Аннан соң Минск мөселманнары Камил хәзрәт артыннан җомга намазын укыды.

news_right_1
news_right_2
news_bot