news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил хәзрәт еллык юллама турында: Халыкларның дини традицияләрен көчәйтү эше дәвам итә

Камил хәзрәт еллык юллама турында: Халыкларның дини традицияләрен көчәйтү эше дәвам итә
Фото: http://dumrt.ru

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасыннан соң Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанда халыкларның дини традицияләрен көйчәтү эше дәвам итәчәген әйтте.

«Үзем өчен Рәиснең берничә фикерен аерып куйдым. Беренчедән, ул махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатлар тылда калган гаиләләре өчен тыныч булырга тиеш, дип белдерде. Минемчә, сүз матди ярдәм турында гына түгел, ә аларның динне тоту иреген дә яклау турында бара. Икенчедән, Рәис берничә кат динара һәм милләтара татулыкны сакларга кирәк, дип белдерде. Өченчедән, ул тагын Казанда Җәмигъ мәчете төзү карары турында искә алды. Шулай ук ул ислам финансларының актуальлеген дә ассызыклады», – дип, санап узды үзе өчен мөһим булган фикерләрне Татарстан мөфтие.

«Болардан нинди нәтиҗә чыгарырга була? Республикада халыкларның дини традицияләрен көчәйтү эше дәвам итәчәк. Ягъни тормышыбызда иман сакланачак, дигән сүз. Халыкны әхлакый яктан тәрбияләү өчен бу бик мөһим», –дип, билгеләде Камил хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100