news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиеваның беренче тренеры: Ул балачакта ук башкалардан аерылып торды

Шәхси беренчелектә дә җиңүен телим, диде Олимпия чемпионының беренче тренеры.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиеваның беренче тренеры Ксения Иванова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының спорт редакциясе хәбәрчесенә Камиләнең балачакта ук башкалардан аерылып торуы турында сөйләде. 

Иванова сүзләренчә, Камиләнең карьерасының уңышлы булачагы турында балачактан ук күзаллап булган. «Камилә перспективалы иде, башкалардан физик мөмкинлекләре белән аерылып торды. Шул вакытта ук аның югары нәтиҗәләргә ирешә алуын фаразларга мөмкин иде. Мәскәүгә күчеп киткәнче үк Камилә аерым күнегүләрне уңышлы башкара иде», — дип искә төшерә спортчының беренче тренеры.

Моннан тыш, Ксения Иванова Камиләнең Казаннан Мәскәүгә күченүе турында сөйләде. Татарстанда булачак Олимпия чемпионын тотып калу омтылышларының булмавын әйтте ул.

«2012 елның августында Камиләнең әнисе гаилә хәле буенча Мәскәүгә күчеп китәргә мәҗбүр булуларын әйтте. Без яхшы сөйләштек һәм элемтәдә калдык. Бернинди тотып калырга тырышу да булмады — нигә… Димәк, шулай булырга тиеш», — диде Иванова.

Шулай ук Вәлиеваның беренче тренеры команда ярышында алган алтын медальдән хис-кичерешләре һәм шәхси турнирдагы чыгышка өметләре белән уртаклашты.

«Спортчы алтын медаль алганнан соң беренче хисләр? Мөгаен, шатлык һәм канәгатьләнү хисе. Әмма шәхси беренчелектә дә җиңүен телим», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100