news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Россия чемпионы булды

Ул Пекиндагы Олимпия уеннарында Россия данын яклаячак.  

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Камилә Вәлиева фигуралы шууда, ике программа буенча 283,48 балл җыеп, Россия чемпионы булды. Ил чемпионаты нәтиҗәләре буенча, Камилә Вәлиева Пекиндагы Олимпия уеннарында Россия данын яклаячак.

Александра Трусова мондый сикерү элементларын өч омтылышта башкарды. Фигуристка кыска һәм ирекле программада 248,65 балл җыйды һәм Россия чемпионатында икенче урынны яулады. Сүз уңаеннан, кыска программада Трусова өчле аксельдән егылып, кыска программаны бишенче урында тәмамлады.

Анна Щербакова дүртенче флипта егылды, әмма үз программасының калган элементларын чиста башкарды. Ил чемпионатында ул 239,56 балл җыйды, Россия чемпионатында өченче нәтиҗәле урын алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чемпионат призерлары өчлеге - Этери Тутберидзеның тренерлар төркеменнән.

Үз чиратында, барлык элементларны чиста башкарып, Елизавета Туктамышева ирекле программада аерылып торды. Ул өчле аксель – икеләтә тулуп, өчле аксель, өчле лутц, өчле флип белән сикерде. Нәтиҗәдә спортчы кыска һәм ирекле программа буенча 224,40 балл җыйды. Әмма кыска программаның уңышсыз прокаты аны иң көчле өчлектән читтә калдырды.

 

Фигуралы шуу буенча Россия чемпионаты.

Хатын-кызлар

1. Камилә Вәлиева-283,48

2. Александра Трусова-248,65

3. Анна Щербакова-239,56

4. Аделия Петросян-233,97

5. Софья Самоделкина-233,09

6. Софья Муравьева-230,31

7. Елизавета Туктамышева-224,40

8. Майя Хромых-217,18

9. Ксения Синицына – 204,61

10. Вероника Яметова-191,37

11. Софья Самодурова-184,26

12. Анастасия Зинина-181,45

13. Валерия Шульская-180,92

14. Анастасия Морозова-180,57

15. Ксения Гущина-171,62

16. Полина Свириденко-166,02

17. Арина Онищенко – 163,56

18. Вероника Петеримова-155,40

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100