Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камилә Вәлиева Путинга: Сезнең белән Олимпиададан соң очрашуга өметләнәбез
Россия Президенты спортчыларга Пекиндагы ярышларда уңышлар теләде.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Фигуралы шуу буенча Россия һәм Европа чемпионы Камилә Вәлиева Россиянең барлык олимпиадачылары исеменнән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте.
15 яшьлек Казан кызы Пекинда узачак Олимпиадада хатын-кызлар арасында ялгыз шууда фаворит һәм алтын медальгә ачыктан-ачык дәгъва кылучы булып тора.
«Бу минем өлкәннәр арасындагы беренче сезоным — һәм шунда ук олимпиадалы. Күп спортчыларның юл башы бик яшьли башлана, шуның өчен ярдәм кирәк. Безгә уеннарга әзерләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Иң югары нәтиҗәләрне күрсәтергә һәм мөмкин кадәр күбрәк медальләр яуларга тырышачакбыз. Әгәр сез үзегезнең киеренке графигыгызда вакыт таба алсагыз, Олимпиададан соң сезнең белән очрашуга бик өметләнәбез», — диде Вәлиева Владимир Путинга.
Россия Президенты олимпиадачыларга Пекиндагы булачак ярышларда уңышлар теләде. Ул шулай ук Россия спортчыларын Уеннар барышында ковидка каршы чараларны сакларга чакырды.
Этери Тутберидзеның тәрбияләнүчеләре шөгыльләнә торган «Самбо-70» президенты Ренат Лайшев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының спорт редакциясе хәбәрчесе белән аралашты. Ул Камилә Вәлиеваны Пекиндагы Олимпиаданың күренеп торган фавориты дип атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз