Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камилә Вәлиева Пекиндагы җиңүенең балачак хыялы булуы турында әйтте
Пекиндагы Олимпиадада фигуралы шуучыларның шәхси ярышлары 15 февральдә башлана.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казан кызы, Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Олимпиадада команда турнирында җиңүеннән соң МАТЧ ТВ эфирында хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Вәлиева командалар белән кыска һәм ирекле программаларда чыгыш ясады, икесендә дә беренче урынны яулады. Россия җыелма командасы турнир нәтиҗәләре буенча 74 очко җыйды.
«Бу балачак хыялым иде, мин өч яшьтән әнигә олимпия чемпионы булам дип әйттем. Һәм менә хыял тормышка ашты. Хәзер мин тагын бер хыялым чынга ашсын өчен эшләячәкмен», — диде Камилә Вәлиева.
Камилә Вәлиеваның искиткеч чыгышы һәм команда турнирында фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасының җиңүе белән беррәттән тренерлар штабының сәер карарлары да булды. Алар шәхси зачетта статуслырак ярышлар өчен тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
- Пекиндагы Олимпиадада фигуралы шуучыларның шәхси ярышлары 15 февральдә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз