news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Пекинда узган Олимпиададагы алтын медале өчен 4 миллион сум алачак

Олимпиаданың көмеш призерларына – 2,5 миллион, бронза медаль ияләренә 1,7 миллион сум түләнәчәк.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Мәскәү Хөкүмәте Пекинда узган Олимпия уеннарында Россия башкаласын тәкъдим иткән барлык алтын призерларга дүртәр миллион сум акча түләячәк. Әлеге исемлектә Казанда туып үскән Камилә Вәлиева (ул алты яшендә Мәскәүгә күченгән) да бар.

Шунысын да искәртик: 15 яшьлек Камилә Вәлиева, кыска һәм ирекле программаларда җиңеп, команда ярышында Россиягә алтын медаль китерде. Соңрак ул допингка бәйле җәнҗалның фигуранты булды, ярышлардан читләштерелде, шуннан соң янә бозга чыгарга рөхсәт алды. Нәтиҗәдә, допингка бәйле җәнҗаллы вакыйга фонында Вәлиева шәхси ярышларда дүртенче урынга гына лаек булды.

Этери Тутберидзе төркемендә аның партнеры Анна Щербакова шәхси зачетта Олимпия чемпионы булды, аңа да Мәскәү Хөкүмәте 4 миллион сум акча түләячәк.

Шулай ук Мәскәү Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, Олимпиаданың көмеш призерлары – 2,5 миллион, бронза медаль ияләре 1,7 миллион сум алачак. 2022 елгы Олимпиада чемпионнарын һәм призерларын әзерләүдә катнашкан тренерларга исә күрсәтелгән саннарның 50 проценты күләмендә акча түләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100