Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камилә Вәлиева Олимпиадада шәхси ярышның кыска программасында беренчелекне яулады
Россиянең өч спортчысы иң югары балларга ия булды.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Олимпиадада фигуралы шууда Камилә Вәлиева, иң югары баллар җыеп, беренче булды.
Олимпиадада бүген фигуралы шууының хатын-кызлар арасындагы шәхси ярышның кыска программалары күрсәтелде. Россиядән өч кыз Камилә Вәлиева, Александра Трусова һәм Анна Щербакова катнашты.
Камилә Вәлиева 82,16 балл белән беренче булды, икенче урында 80,20 балл җыйган Анна Щербакова, Александра Трусова — дүртенче (74,60 балл). Өченче урында — 79,84 балл белән Япониядән Каори Сакамото.
Нәтиҗәләр ирекле программадан соң ясала. Медаль өчен көрәш 17 февраль 13:00 сәгатьтә дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз