news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева Олимпиадада кыска программаны үтәгәннән соң елап җибәрде

Исегезгә төшерәбез, допинг-тест уңай булуга карамастан, Вәлиева олимпиаданың шәхси ярышларында чыгыш ясады.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Россия фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Олимпиадада хатын-кызлар арасындагы ялгыз шуу буенча кыска программаны үтәгәннән соң күз яшьләрен тыя алмады. Казан кызы өчле аксельне башкарганда хата җибәрде. Программаның калган элементларын Вәлиева чиста итеп башкарды. Ярышлар дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, допинг-тест уңай булуга карамастан, Вәлиева олимпиаданың шәхси ярышларында чыгыш ясады. Бу РУСАДАның Камилә Вәлиеваны ярышлардан читләштерүне вакытлыча туктату турындагы карарына каршы МОК, WADA һәм ISU биргән апелляцияне CASның кире кагу карарыннан соң билгеле булды.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100