news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камилә Вәлиева һәм Россия призерларының барысы да дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә

Олимпиада Камилә дүртенче урын алуга карамастан, Дәүләт Думасында аңа хөкүмәт бүләген тапшырырга тәкъдим иттеләр.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Пекинда Олимпиадада Россия призерлары, шулай ук аларның остазлары дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк.

РИА Новости Россия Спорт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, Олимпия призерларыннан кала дәүләт бүләген хатын-кызлар арасында ялгыз шууда дүртенче урын алган фигуралы шуучы Камилә Вәлиева да алачак.

«Олимпия уеннарында барлык җиңүчеләрне, призерларны, аларның тренерларын Дәүләт бүләгенә тәкъдим итәчәкләр», диелгән Россия Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Камилә Вәлиева тирәсендәге вазгыять турында вице-премьер Дмитрий Чернышенко һәм депутат Виталий Милонов үз фикерләрен белдерде. Олимпиада дүртенче урын алуга карамастан, Дәүләт Думасында аңа Дәүләт бүләген тапшырырга тәкъдим иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100