news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

Камил Сәмигуллин якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
Фото: http://dumrt.ru

Бүген, 10 мартта, кояш баю белән, изге Рамазан ае керә. Шулай итеп, мөселманнар өчен иң кадерле һәм мөбарәк булган 30 көн һәм төн җитә. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин халыкны ихластан тәбрик итә. Аның мөрәҗәгате Диния нәзарәте сайтында чыкты.

«Күптән көтеп алынган изге Рамазан аеннан безне берничә сәгать кенә аерып тора. Ул инде бүген үк кояш баю белән бөтен дөньяга олы бәхет булып керәчәк. Мин дә Рамазан сәбәпле сезнең эчкерсез һәм тыеп булмаслык шатлыкларыгызны уртаклашам һәм ихластан сезне елның иң бәрәкәтле һәм сәгадәтле көннәре җитүе белән тәбриклим!

Рамазанда Рәсүлебезнең (c.г.в.) күпләп Коръән укыганы билгеле. Ул бу изге көн-төннәрне әнә шул рәвешле олылаган, чөнки бу айда Аллаһ Үзенең Китабын иңдергән. Чыннан да кешеләргә хак юлның ачык дәлилләре һәм бәхетле гомердә яшәү өчен кулланма бүләк ителгән бу ай изге һәм мәртәбәле булып саналырга хаклы! Шуңа күрә Коръәнне көн саен уку, аны хәтем кылу Рамазанның тагын бер олы һәм мөһим гыйбадәте булып тора.

Газиз милләттәшләр! Татарстанда Рамазан ае, Аллаһ боерса, бик эчтәлекле итеп узар: мәчетләрдә ифтарлар һәм тәравихлар оештырылачак, беренче көннән үк күркәм гадәткә әйләнгән «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны игълан ителәчәк, урамнарда изге ай мохитен тудыру өчен үткәрелә торган «Нурлы Рамазан» бәйгесе катнашучылары арасында хаҗга юллама уйнатылачак, 12 нче Республикакүләм ифтар узачак һ.б. Шушы чараларга рәхим итегез!

ИншәАллаһ, Раббыбызның барлык әмерләрен һәм сөекле пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәгән дин кардәшләребез Ахирәттә дә иң югары әҗерләргә ирешер, бу дөньяда да эшләрендә бәрәкәтләргә лаек булыр һәм иң мөһиме – гөнаһларыннан арыныр. Аллаһы Тәгалә безгә Рамазан аена ниятләгән барлык гыйбадәтләребезне һәм игелекле гамәлләребезне башкарырга насыйп итсен һәм алар өчен, ихлас һәм сабыр мөселманнар итеп күреп, Җәннәтләре белән бүләкләсен. Амин!»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100