news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин хәләл финанс продуктлар Диния нәзарәте тарафыннан тикшерелүен әйтте

Камил Сәмигуллин хәләл финанс продуктлар Диния нәзарәте тарафыннан тикшерелүен әйтте
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Камил хәзрәт Сәмигуллинның Галиев мәчетендә укылган 2024 елгы Ураза гаете вәгазе рибачылыкның Исламда ни өчен тыелуы, аның җәмгыятькә китергән зыяны һәм Татарстанда булган хәләл финанс продуктлар темасына багышланган иде. Ул Татарстанда хәләл финанс продуктлар Диния нәзарәте тарафыннан тикшерелеп торуын һәм барлык шәригать нормаларына туры китерелеп эшләнүен дә искә алды.

«Бүгенге җәмгыятьтә киң таралган хәрам бар. Ул – кредит акчасы һәм процентлар хисабына яшәү. Коръәндә ап-ачык рибаның хәрам икәнлеге әйтелә. Ни өчен? Беренчедән, чөнки риба байларны баета, ә мохтаҗларны тагы да зуррак бурычларга батыра. Икенчедән, риба кешеләргә һәм дәүләт икътисадына зур зыян китерә», – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Рибачылыкның зыянын ул мисал ярдәмендә аңлатты. «Инфляция – ул рибачылык галәмәте, кредитлар артык күп бирелгәндә куык барлыкка килә, акчалар үзләренең хакын югалта, халык үзенең икътисади ихтыяҗларын җиңел генә каплый. Бер яктан караганда шәп тә кебек, ләкин бер мәлне җитештерелгән товарларның күләме кредитларның күләмен куып җитә алмый башлый. Нәтиҗәдә, хаклар арта, инфляция барлыкка килә. Аллаһы Тәгалә кемгәдер байлык биргән, ә ул шуның өстенә процентлар да тәлап итә. Менә шушы гаделсезлекне булдырмас өчен, исламда риба тыяла да инде», – дип, сөйләде Татарстан мөфтие.

Камил хәзрәт Сәмигуллин риба ярдәмендә алынган һәм тотылган дирхәм утыз алты тапкыр зина кылган гөнаһтан да авыррак, дип аңлатты.

Шулай ук вәгазьдә бүгенге көндә Татарстанда яшәүче мөселманнар өчен хәләл финанс продуктлар булдырылуы да искә алынды. Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге продуктларның кыйммәтле булуына карамастан, базар ихтыяҗы һәм тәкъдимнәр законы хәләл банк продуктларын халык өчен кызыклы итәчәген искәртте.

«Торак, машина һәм башка кыйммәтле әйберләр кирәккәндә өлешләп түләү мөмкинлеге эшләнде. Шәригатьтән бер нинди тайпылу булмасын өчен, хәләл продуктларны нәзарәт тикшереп тора, без моның өчен җавап тотабыз. Ләкин аерым төбәкләрдә һәм Диния нәзарәте тикшермәгән оешмаларда тайпылышлар бар. Шуңа күрә, игътибарлы булырга кирәк», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100