news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Сәмигуллин хаҗиларны һәм ил сагында торучы хәрбиләрне Корбан бәйрәме белән котлады

Кукмараның Мәчкәрә мәчетендәге бәйрәм вәгазендә Татарстанның мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, хәзерге вакытта Мина үзәнлегендә булучы, хаҗиларны һәм махсус хәрби операциядә хезмәт куючы хәрбиләрне Корбан гаете белән котлады.

«Хаҗилар арасында Татарстаннан да дин кардәшләребез бар. Хәзерге вакытта алар – Мина үзәнлегендә. Кардәшләребезнең бер өлеше хаҗда булса, икенчеләре махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Без алар өчен һәрвакыт догада, безгә гаетне тыныч күк астында каршыларга мөмкинлек биргәннәре өчен зур рәхмәт. Хәдистә әйтелә: «Җәһәннәм уты ике күзне яндырмас: берсе аның - Аллаһтан куркып елый торган күз, икенчесе – постыннан кузгалмыйча Ватан сагын күзәтүче», – дип билгеләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot