Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Камил Сәмигуллин Ураза гаете вәгазендә мөселман батырлар турында сөйләде

Казанның тарихи Мәрҗани мәчетендә Ураза гаете вәгазе булды. Вәгазьне Татарстан республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин сөйләде. Ул үз чыгышында ул 2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителүен искә алды. Диния Нәзарәтендә 2025 ел Каһарманнар елы,быел шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80-еллыгы билгеләп үтелә.
«Шуңа күрә бүген гаеттә батырлык турында сөйләшик әле», – диде мөфти.
Камил хәзрәт көрәш – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһү гәләйһиссәлләм)нең сөннәте булуын әйтте.
«Сөекле пәйгамбәребезнең дә, сәхабәләрнең дә, милләтебезнең күп кенә галимнәре һәм имамнарының исемнәре дә тарихта батыр булып уелып калган. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, Рәсүлебез бик көчле һәм куркусыз, дошманнарга бик каты бәрә торган булган. Әл-Бәра (радыйаллаһу ганһү) әйткән: «Аллаһ белән ант итәм: сугыш кызган чагында без Рәсүлебез артына сыена идек. Арабызда батыр булып аннан калышмаганнар санала иде», – диде Камил хәзрәт.
Мөфти моңа кагылышлы башка хәдисләрне дә китерде.
«Сугыш кырында гына түгел, Мөхәммәд (салләллаһү гәләйһиссәлләм) көрәш мәйданында да бик күпләрне аяктан еккан. Ул көрәшче булган! Ибне Габбастан (радыяллаһу ганһүмә) хәбәр ителә: «Батха дигән бер җирлектә Рәсүлебез янына сарык көтүен көткән Рукана исемле бер кеше килә. Ул корәешләр арасында иң көчле саналган. Бервакыт Рукана: «И Мөхәммәд, син мине җиңә алырсыңмы?» – дип сорый. «Нәрсә өчен көрәшәбез соң?», – дип җавап кайтара Пәйгамбәр. «Мине җиңсәң, бер сарыгымны бирәм», – дигән Рукана. Килешәләр. Ярыш алдыннан икесе дә дога кыла: Рукана – үзенең потларына, ә Пәйгамбәр – Аллаһка», – дип сөйләде мөфти.
«Пәйгамбәр җиңә. Рукана җиңелүенә ризалашмыйча тагын алышып алырга тәкъдим итә һәм тагын бер сарыгын оттыра. Шулай берничә тапкыр кабатлана. Шуннан соң Рукана әйтә: «Ант итәм: сиңа кадәр мине беркемнең җиңгәне юк иде әле һәм минем сиңа карата нәфрәтем иң көчле иде. Әмма син мине үз көчең белән түгел, ә Аллаһтан бирелгән көч белән җиңдең, һәм мин бу ярыштан соң шәһадәт әйтәм: Аллаһтан башка илаһ юк, һәм син – Аның илчесе!». Бу сүзләрдән соң Рәсүлебез аңа бөтен сарыкларын кайтара да әйтә: «Аллаһ өчен көчле мөселман көчсез мөселманга караганда сөеклерәк, гәрчә икесендә дә хәер бар» (Мөслим, Кадәр, 34. Ибн Мәдҗә, Зухд, 14).
Моңа бәйле Камил хәзрәт үз чыгышында бөек татар мәгърифәтчесе, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанины искә алды.
«Ни өчен көчле мөселман хәерлерәк? Чөнки аның гыйбадәте дә камилрәк, дин юлында хезмәте дә нәтиҗәлерәк, өммәт өчен файдасы да күбрәк.Ә үзебезнең Мәрҗани? Сабантуйларда аңа тиң көрәшчеләр булмаган бит! Шагыйрь Акмулла аның турында «Мәйданда ул чыгарды артык гайрәт» дип яза. Гомумән, төрле гасырларда яшәгән мөселманнарның батырлыкларында безнең өчен искиткеч күп гыйбрәт бар!», – диде мөфти.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз