news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Сәмигуллин: Татарстанга нинди генә дин вәкилләре килсә дә үзләрен рәхәт хис итә

Камил Сәмигуллин: Татарстанга нинди генә дин вәкилләре килсә дә үзләрен рәхәт хис итә
Фото: © трансляциядән скриншот

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында булды. Марафонда ул соңгы елларда Татарстанда ислам дине үсеше турында сөйләде.

«Раббыбыз Коръәни Кәримдә әгәр дә шөкер итеп яшәсәгез, арттырып бирермен дип әйтә. Шуңа күрә без республикабызга рәхмәтле булырга тиешбез. Чөнки дин ягыннан без беренче урыннарда, бүгенге көндә республикабызда 1605 мәчетебез эшли, хәләл туклану буенча проблемаларыбыз юк. 8 мәдрәсәбез, университетлар, Болгар ислам академиясе һәм башка бик күп уку йортлары бар. Ислам икътисады белгечләренең 80 проценттан артыгы Татарстанда яши», – дип сөйләде ул.

Мөфти Татарстанда төрле дин вәкилләре үзләрен рәхәт хис итүен билгеләп үтте.

«Коръән, каллиграфия юнәлешләре булсын, без бар яктан да беренче урында. Әлбәттә республикабыз җитәкчелегенә рәхмәт, чөнки Татарстанга нинди генә дин вәкилләре килсә дә үзләрен рәхәт хис итә. Мөселман булсынмы ул, атеист, христиан булсынмы, барысы да үзенә барырга урын таба. Моның өчен без республикабызга рәхмәтле», – дип искәртте Камил хәзрәт.

Шулай ук ул һәрберебездә дә беренче чиратта ватанга мәхәббәт булырга тиешлеген искәртте.

«Ватанга мәхәббәт иманнан килә. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләмнең – «Әгәр дә дә мәҗбүр булмасам, беркайчан да Мәккәдән китмәс идем», – дигән сүзләре бар. Республикабызны ничек яратмаска мөмкин? Киләсе елда да ул мәдәни башкала буларак сайланды, зур чаралар көтелә. Сайлауга һичшиксез барырга кирәк. Мин эфирга инде иртән тавыш биреп килдем», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot