news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Сәмигуллин: Татарстан Рәисе республика үсешендә диннең ролен ассызыклады

Камил Сәмигуллин: Татарстан Рәисе республика үсешендә диннең ролен ассызыклады
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасына карата фикерләрен белдерде.

Аның сүзләренә караганда, юлламада милләтара һәм динара татулыкны ныгытуның әһәмияте төгәл билгеләнгән.

«Юлламада без барыбыз да ишеттек: дин республика үсешендә зур роль уйный. Димәк, юлламаны ишеткән һәр җитәкче - дин әһелләре дә, башка өлкәдәге башлыклар да - халык арасында дини татулыкны сакларга һәм җәмгыятьнең рухи үсешен ныгытырга тиеш. Мәктәп директоры да, район башлыгы да, кибет директоры да – барысы да моны истә тотарга тиеш. Рухи кыйммәтләр – ул үзенә күрә иммунитет, халык чит-ят ялган идеяләргә каршы тора алсын өчен һәм динара низаглар чыкмасын өчен. Республикада халыклар үзләренең дини традицияләрен яхшы белсә һәм күрше халыкларның мәдәниятен өйрәнсә, бездә милләтләр һәм диннәр арасындагы татулык көчле булачак», – ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot