Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил Сәмигуллин Ташкентта Ислам цивилизациясе үзәгенә репринт «Казан басмасы»н тапшырды
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ташкентта Ислам цивилизациясе үзәгендә булды. Әлеге музей комплексы Үзбәкстанның иң зур мәдәни, фәнни һәм танып белү үзәге булып тора. Биредә «Ар-Расм Әл-Усмани» Коръәне саклана – ул Коръәннең сакланып калган борынгы кулъязмаларының берсе, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.
Камил хәзрәткә комплекс буйлап экскурсия уздырдылар, музей фондын күрсәттеләр һәм үзәкнең бүлекчәләре – тикшеренү институты, китапханәләр, фәнни лабораторияләр, традицион һөнәрләр үзәкләре турында сөйләделәр.
Шулай ук Камил хәзрәт һәм Үзәк директоры урынбасары Гөлнара Ганиева татар һәм үзбәк халыкларының тыгыз рухи элемтәләре хакында фикер алышты. Кардәшлек мөнәсәбәтләренең дәлиле булып Ташкентта һәм Бохарада күп кенә хәзерге татар мөселман әһелләренең белем алуы, шулай ук Урта Азия дә «Казан басмасы»ң киң таралуы тора.
«Казан басмасы» – гомумкабул ителгән «Әр-Расм Әл-Усмани» стандартына туры килгән һәм шуның нәтиҗәсендә мөселман дөньясында дин галимнәре тарафыннан танылган беренче басма Коръән. 1803нче елда Азия типографиясендә (хәзерге вакытта КФУның төп корпусының бер өлеше булган бинада) басылган.
Камил хәзрәт Ислам цивилизациясе үзәгенә истәлек итеп 2022нче елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан дөнья күргән «Казан басмасы»н тапшырды. Хәзер үзәктә, «Ар-Расм Әл-Усмани» Коръәненең иң борынгы кулъязмасы белән беррәттән, ислам өммәте үсешендә дөньякүләм дәрәҗәдә зур роль уйнаган «Казан басмасы»ның беренче күчермәсе саклану – символик мәгънәгә ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз