news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Рус телендәге онлайн-мәдрәсәнең эчтәлеге татар телендәгесенә тәңгәл

Татарстан Диния нәзарәтенең рус телендә онлайн-мәдрәсәсе эшли башлады.

Камил Сәмигуллин: Рус телендәге онлайн-мәдрәсәнең эчтәлеге татар телендәгесенә тәңгәл
Салават Камалетдинов

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рус телендәге онлайн-мәдрәсәнең эчтәлеге татар телендәгесенә тәңгәл булуын белдерде.

Диния нәзарәтендә бүген читтән торып башлангыч дини белем бирү ресурсын журналистларга тәкъдим иттеләр. Ул 2021 елда төзелгән беренче татар онлайн-мәдрәсәсе платформасында эшләнгән. Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, онлайн-мәдрәсәне 2021 елда ук рус телендә оештыру мөмкинлеге булган, тик мөфтият Татарстандагы эшнең татар телендә башлануын кулай күргән. Рус телендәге онлайн-мәдрәсәнең эчтәлеге татар телендәгесенә тәңгәл булса да, анда башка мөгаллимнәр укыта.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

«Пандемиядән соң онлайн белем алуга ихтыяҗ аеруча артты. Мәчеткә барып, остаздан белем алу кулайрак, ләкин төрле сәбәпләр аркасында мәчеткә йөри алмаган кешеләр өчен онлайн-мәдрәсә башлангыч дини белем алу мөмкинлеге бирә», - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин да дистанцион укытуга ихтыяҗ зур һәм андый ресурсларның күп булуын белдерде, тик аларны сайлаганда сак булырга өндәде.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

«Хәзер онлайн-мәдрәсәләр, бигрәк тә рус телендә, бик күп. Аларда укып, кеше сектантка да, радикалга да әверелергә мөмкин. Без онлайн-мәдрәсә ачуның ике максатын куйдык. Беренчедән, дистанцион форматта сыйфатлы башлангыч дини белем бирәбез. Икенчедән, аның эчтәлеге Россиядә тыелмаган Хәнәфи мәзһәбенә нигезләнгән», - диде Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин.

Онлайн-мәдрәсәдә 7 төп ислам дисциплинасын база дәрәҗәсендә үзләштерергә тәкъдим ителә: ислам хокукы (фикх), гакыйдә, Коръән һәм тәфсир, әхлак, гарәп теле һәм тәҗвид, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм Россиядә ислам тарихы. Курс шулай ук намаз укырга өйрәтүче тәфсилле видеопрактикумны да үз эченә ала. Укучыларны барлыгы 48 сәгатьлек видеодәрес көтә. Моннан тыш, дәресләр текст һәм аудио рәвешендә дә кабатлана.

Онлайн-мәдрәсәдә дәресләрне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Россия ислам институты, Казан федераль университеты мөгаллимнәре, Казан имам-хатыйблары алып бара.

«Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин онлайн-мәдрәсәнең эчтәлеге Татарстан мәчетләре каршындагы курсларга нигезләнгәнен әйтте. Шул ук белемне мәчеткә йөреп тә, онлайн форматта да үзләштерергә мөмкин. Мәчеттәге дәресләр атнасына бер-ике мәртәбә үткәрелсә, онлайн-мәдрәсәдә телгән вакытта көн саен укып була. Ришат Хәмидуллин сүзләренчә, курсны ике ай эчендә тулысынча үзләштереп бетерергә мөмкин.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

«2022 елда татарча онлайн-мәдрәсәдә 14385 кеше теркәлде. Шуларның 77се укуларын уңышлы тәмамлады һәм ислам нигезләре буенча программаны тулысынча үзләштерде. Мәдрәсәдән файдаланучыларның 43 проценты 44 яшькә кадәрге яшьләр, 60 проценты – хатын-кызлар. Россия татарларыннан тыш, онлайн-мәдрәсәдә Казахстан, АКШ, Кыргызстан, Үзбәкстан, Германиядә яшәүче милләттәшләр дә белем ала», - диде Ришат Хәмидуллин.

Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Резедә Закирова сүзләренчә, 2022 елда 14 мең теркәлүченең 77се тәмамлап чыгуы – яхшы күренеш. «Онлайн-мәдрәсәдә укуны теләгән вакытта башлап, теләгән вакытта тәмамларга мөмкин. Монда вакыт чикләүләре юк. Кайбер кешеләр үзләренә максат итеп аны тәмамлауны түгел, ә аерым фәннәр буенча гына белем алуны куя. Мәсәлән, кеше намаз укый белә, шуңа күрә ул ислам хокукын гына сайлый», - диде Резедә Закирова.

Онлайн-мәдрәсә medrese.tatar мәгариф платформасында, шулай ук iOS һәм Android нигезендә смартфоннар өчен эшләнгән бушлай мобиль кушымтада эшли. Кушымта «Онлайн-медресе» дип атала. Аны бушлай Play Маркет һәм App Store-да йөкләп алырга мөмкин. Онлайн-мәдрәсәсендәге дәресләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм Интернет челтәренә тоташтырылган теләсә кайсы җайланмадан - компьютер, планшет, смартфоннан - өйрәнергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100