news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Сәмигуллин: Рөстәм Миңнехановның сайлануы – Раббыбызның тәкъдире

Камил Сәмигуллин: Рөстәм Миңнехановның сайлануы – Раббыбызның тәкъдире
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сайлауларда Рөстәм Миңнехановның җиңүен Раббыбызның тәкъдире дип атады.

«Бүген аңа бик авыр йөк тапшырдык. Җилкәсенә тау кадәрле җаваплылык аудардык. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләгә, Рәисебез өчен догада булырга кирәк. Раббыбыз аңа Хак юлда күп игелекләр кылырга, өммәтебез, Ватаныбыз һәм милләтебез файдасына дип башланган күп хезмәтләрне хәере белән тәмамларга һәм яңаларын куярга насыйп итсен. Республикабыз Аллаһының рәхмәтендә һәм яклавында булсын!» – диде ул «Татар-информ»га.

Ул дин һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Баруди турындагы тарихны да искә төшерде. «Аның әтисе беренче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Галиевның император Николай II коронациясендә булганлыгы турында әйтелә. Бу бер бөек вакыйга буларак тасвирлана. Бүген дә, шулай ук, тарихи вакыйга. Рөстәм Нургалиевич өчен халык та тавыш бирде, бу, шулай ук, Раббыбызның тәкъдире дә. Безнең бурыч – Татарстан Рәисенә һәрьяклап ярдәм итәргә һәм аңа дога кылырга», – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Әйт: «И, падишаһлыкның хуҗасы Аллаһ! Син хакимлекне теләгәнеңә бирәсең, теләгәнеңнән тартып аласың; теләгәнеңне олылыйсың, теләгәнеңне хур итәсең. Бөтен яхшылык [һәм яманлык] – Синең генә хакимлектә. Һичшиксез, Син – һәрнәрсәгә Кодрәтле» («Әлү Гыймран» сүрәсе, 26 аять). Бу аятьтән без нәрсә аңлыйбыз? Рөстәм Нургалиевич Аллаһның тәкъдире белән Татарстан Рәисе булды», – диде мөфти.

news_right_1
news_right_2
news_bot