news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Рамазанда гына түгел, башка вакытта да нәфестән көчлерәк булырга кирәк

Камил Сәмигуллин: Рамазанда гына түгел, башка вакытта да нәфестән көчлерәк булырга кирәк
Татарстан Республикасы Рәисенең Матбугат хезмәте https://rais.tatarstan.ru/tat/

Бүген, Рамазан ае тәмамлану уңаеннан, республиканың барлык мәчетләрендә дә бәйрәм гыйбадәтләре узды. Казанда төп гает намазын «Мәрҗани» мәчетендә укыдылар. Мәчеттә бәйрәм намазын һәм Гает вәгазен Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкләде.

Камил хәзрәт Гает вәгазендә Рамазан аенда гына түгел, алда – Шәүвәл аенда да нәфестән көчлерәк булып, сөннәт уразаларны тотарга чакырды.

«Ураза гаетенә нәфесебезне җиңеп кердек. Әмма Рамазан аенда гына түгел, башка вакытларда да нәфестән көчлерәк булырга кирәк. Алда – Шәүвәл ае уразасы. Нәфес белән көрәшү өчен менә дигән форсат! Үз нәфесен җиңгән – иң зур батыр! Пәйгамбәребез болай дип әйткән: «Рамазан бәйрәменнән соң алты көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан савабына ирешер. Чөнки аятьтә: «Хәерле гамәл кыла торган кешегә кылган гамәленнән ун тапкырга артыграк әҗер ирешер», диелгән (Мөслим, «Сыйам», 39, №2758, 479 б.). Шушы алты көн уразаны гает узгач та тоташтан яки ай дәвамында аерым-аерым тотсаң да ярый. Иртәгә – яңа атна башлана. Дүшәмбе ураза тоту – сөннәт гамәл. Яңа атна башыннан яңа, ихлас тормыш башларга чакырам сезне», – диде Камил хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100