news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Рамазан аенда шайтан безгә комачауламый, шуңа да уразаны тоту җиңелрәк

Камил Сәмигуллин: Рамазан аенда шайтан безгә комачауламый, шуңа да уразаны тоту җиңелрәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Туган авылым» милли-туристик комплексында оештырылган быелгы беренче ифтарда катнашты. Мөфти авыз ачу мәҗлесенә җыелган кунакларга мөрәҗәгать итеп, Рамазан ае турында сөйләде.

«Рамазан – бөтен айларның солтаны. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: «Кем Рамазан аенда ураза тотса, Раббыбызның мәрхәмәтенә өмет иткән хәлдә уразада булса, аның барча гөнаһлары гафу ителер», - ди. Шулай ук, Рамазан аенда шайтан безгә комачауламый, шуңа да уразаны тоту күпкә җиңелрәк, бу айда сихер-золым булмый. Рамазан аенда игелекле гамәлләрне кылуы җиңелрәк һәм алар йөзгә тапкырлана», – диде ул.

Аның әйтүенчә, ураза тоткан кеше бу айда бер кисәк ипи һәм бер йотым суның кадерен белергә өйрәнә. «Ураза вакытында нәфесебезне йөгәнләр өчен көч барлыгын аңлыйбыз, ифтарлар аша вакытның кадерен беләбез. Тәравих намазларында төнге тәхәҗҗүд намазларына да көчебез җитүен аңлыйбыз. Сәхәргә торгач, димәк, без иртәнге намазга ел дәвамында да тора алабыз икән, дибез. Пунктуаль кеше дә була алабыз икән. Иң пунктуаль чара – ифтар. Һәрберебез ифтарның сәгать ничәдә икәнлеген әйтә ала», – диде Татарстан мөфтие.

«Рамазан аенда һәр изге гамәлебез 700гә тапкырлана. Мисал өчен, Рамазан аена кадәр «Әл-Бәкара» сүрәсен укып, 30 савапка ия булсак, Рамазан аенда шуны ук укып, ким дигәндә өч мең савапка ия булабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кем бер кешегә авыз ачтырса, сәбәпче булса, бу эштә катнашса, шундый ук савапка ия булыр», - дигән», – дип аңлатты Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Аллаһ уразабызны кабул итсен, бик күп дәресләр алырга, үзеңне үзгәртергә һәм бәйрәмне яңа туган сабыйлар кебек бер гөнаһсыз булып каршы алырга насыйп итсен», – диде мөфти.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100