news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Рамазан аена мөселманнарның иң бөек көрәшләре һәм җиңүләре туры килгән

Камил Сәмигуллин: Рамазан аена мөселманнарның иң бөек көрәшләре һәм җиңүләре туры килгән
"Татар-информ", Салават Камалединов

Әлеге минутларда Казанның тарихи Мәҗани мәчетендә Ураза гаете вәгазе бара. Вәгазьне Татарстан республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин алып бара. Ул үзенең чыгышында Рамазан аеның тарихы турында сөйләде.

«Рамазан аена мөселманнарның иң бөек көрәшләре һәм җиңүләре туры килгән. Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләре Рамазан аенда сугыш кырларында бик күп батырлыклар күрсәткән! Без уразалы дип тормаган, ә динебез өчен арысланнар, пәһлевәннар кебек көрәшкән! Мәсәлән, Рамазан аеның 17нче көнендә Бәдер сугышы була, биш елдан соң Рамазан аеның 20 көнендә Мәккә яулап алына. Бу ике вакыйга ислам өчен зур әһәмияткә ия, һәм икесендә дә мөселманнар җиңүче була. Батырлар үзебезнең әби-бабалар арасында да күп. Аеруча Бөек Ватан сугышы елларында. Аларның батырлыклары – хәтеребезнең иң түрге урынында. Алар - изге әманәт кебек, алар турында без киләсе буыннарга җиткерергә тиеш», – диде Камил хәзрәт.

Камил хәзрәт вәгазьдә Мөселманнарның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында да искә алды. Ул Җәлилчеләр, Габдрахман Рәсүлев, Газинур Гафиятуллин, Гази Заһитовның каһарманлыклары турында сөйләде.

«Сабак алсыннар өчен, Ватанның һәм тыныч тормышның кадерен белсеннәр өчен. Мөселманнарның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары – бихисап. Җәлилчеләр дисеңме, Габдрахман Рәсүлевның атаклы фәтвасы дисеңме, Газинур Гафиятуллинның каһарманлыгы булсынмы, Гази Заһитовның рейхстагны штурмлавы булсынмы... Бер немец ефрейторының хаты табылган. Ул анда болай яза: «биредә безгә каршы сугышучы татарлар бик күп. Алар коточкыч кешеләр, мин алар белән хәтта төшемдә дә күрешергә теләмәс идем». Каһарманнар бүген дә бар: алар - махсус хәрби операциядә. Һәм мөселманнар анда Туган илгә тугрылыкны гомерләрен аямыйча исбатлый», – диде мөфти.

Камил Сәмигуллин ирләр алдында шәригать куйган 4 төрле бурычны атады.

«Бу – безнең Ватан, монда безнең ата-бабаларыбыз яшәгән, монда безнең балалар үсә, монда без динебезне саклыйбыз, дип мөселман сугышчылары төрле милләтчеләрнең һәм исламофобларның авызын томалый. Шәригать ирләр алдында 4 төрле бурыч куя: динне, үз милкен, гаиләне һәм Ватанны яклау. Россиянең мөселман сугышчылары бүген Донбасста шушы максатлар белән хезмәт итә. Алар динебезнең асыл кыйммәтләре өчен көрәшә, илебезне куркынычтан саклый, без тыныч тормышта үзебезнең динебезне тотып яши алсын өчен фронтка китте», – диде Камил хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100