Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил Сәмигуллин: Өммәтебез Коръәнгә ябышу урынына аннан ерагая
Казанның тарихи Мәрҗани мәчетендә Корбан гаете вәгазе узды. Вәгазьне Татарстан республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Ул үзенең чыгышында изге Коръән китабы турында сөйләде.
«632 елда, кичәге кебек Гарәфә көнендә, ягъни Корбан гаете алдыннан, Гарәфә үзәнлегендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм үзенең соңгы хушлашу вәгазен сөйли. Һәм анда Рәсүлебез салләллаһү гәләйһиссәлләм бүгенге көн өчен бик әһәмиятле бер нәсихәт әйтә: «Мин сезгә Аллаһның Китабын калдырам. Аңа ныклап ябышып тотынсагыз, мин киткәч, миннән башка да юлдан язмассыз». Һәм бөтен халык алдында өч тапкыр кабатлый: «Я Аллаһ, шаһит бул – мин бу сүзләрне өммәтемә җиткердем һәм алар кабул иттеләр. Шаһит бул! Шаһит бул!», – ди.
Җәмәгать, мөселманнар бүген ни өчен бүленде һәм безне һәлакәттән нәрсә коткара ала дигән сорауга җавап – шушы сүзләрдә: өммәтебез Коръәнгә ябышу урынына аннан ерагая. Безне ике дөньяда коткаручы – Коръән. Менә без бүген Корбан бәйрәменә җыелдык. һәм аны Ибраһим галәйһисәлам белән бәйле, дидек. Ул безгә зур бер үрнәк күрсәтә: тормышта ничек кенә авыр булса да, кеше өчен Аллаһының Сүзе һәрчак өстен булырга тиеш. Ә Аллаһының Сүзе – ул Коръән», – диде Камил хәзрәт.
Ул мисал итеп пәйгамбәр Ибраһим галәйһиссәламне китерде.
«Ибраһим галәйһиссәламне Раббыбыз ничек кенә сынамый: ул берүзе патшага һәм кабиләсенә каршы чыга, аны утка салалар, хәтта улы Исмәгыйль галәйһисәламне корбан китерергә кушалар. Ләкин Ибраһим һәр сынаудан разый булып, Аллаһының ярдәменә тәвәккәл кылып, Аңа буйсына һәм тугры кала. Корбан гаетенең асыл мәгънәсе шунда. Бүген, өйләребездә, кулларыбызда хәтта телефоннарыбызда Коръән була торып, Аллаһының Сүзенә иярү бармы?!», – дип сөйләде Камил хәзрәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз