news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Сәмигуллин: Мөселманнарны борчыган мәсьәлә - мәетне яру проблемасы уңай хәл ителде

Камил Сәмигуллин: Мөселманнарны борчыган мәсьәлә - мәетне яру проблемасы уңай хәл ителде
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан мөселманнарын бик нык борчыган тагын бер мөһим мәсьәлә - мәетне яру проблемасы уңай хәл ителде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай дип белдерде.

«Без берничә ел дәвамында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Митрополиясе арасында хезмәттәшлек итү турында өч яклы килешүгә кул кую турында фикер алыштык. Һәм бердәнбер каршылык, яшенә карамастан, мәетне мәҗбүри яруга бәйле иде.

Безгә, үзләре һәм туганнары әлеге процедурадан баш тартуга карамастан, олы яшьтәге мөселманнарның мәетен яруга карата халыктан бик күп шикаятьләр килде. Исламда үлгән кешенең гәүдәсенә зыян салу тыела, аны үз үлеме белән үлмәгән очракта гына ярырга мөмкин», - дип искәртте мөфти.

«Ул вакытта Дәүләт Думасы депутаты булган Айрат Фәррахов бу проблеманы хәл итәргә булышты, һәм узган елның декабрендә без уртак фикергә килдек һәм килешү төзедек. Хәзер кеше табигый үлем яки каты авырудан соң вафат булган очракта, бу дәвалаучы табиблар тарафыннан документаль рәвештә расланса, Татарстанда яшәүчеләрнең үлгән туганының мәетен ярдырмаска хакы бар. Бу кеше табиблар күзәтүе астында булырга һәм үз вакытында диспансеризация үтәргә тиеш дигән сүз. Диспансеризация өлкәннәргә генә түгел, безнең барыбызга да кирәк. Без сәламәтлегебезне даими кайгыртырга тиеш», - дип сүзен тәмамлады Камил хәзрәт Сәмигуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot