news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин Менделеевск шәһәрендә урнашкан 10 нчы төзәтү колониясендә булды

Камил Сәмигуллин Менделеевск шәһәрендә урнашкан 10 нчы төзәтү колониясендә булды
Фото: dumrt.ru

7 майда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Менделеевск районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул 10 нчы төзәтү колониясендә булды һәм колония җитәкчесе Илдар Минәхмәтов белән очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Элдар Аллахвердиев һәм башкалар катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җитәкчеләр төзәтү колониясендә Корбан бәйрәмен үткәрүгә кагылышлы оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты. Аннары Камил хәзрәт 10 нчы төзәтү колониясенең «Тәүбә» мәчетендә тоткыннар белән аралашты. Ул аларга үгет-нәсыйхәтләрен ирештерде һәм дини мәсьәләләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде. Иректән мәхрүм ителүчеләрне аеруча гыйбадәт тәртипләре һәм тәүбә кылу белән бәйле мәсьәләләр кызыксындырды.Тоткыннар белән шулай ук мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов та аралашты.

Колония мәчетенә даими рәвештә 50 ләп мөселман йөри. Биредә алар намаз һәм Коръән укый. Район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев атнасына ике тапкыр колониядәге тоткыннар белән очраша, аларга вәгазьләр сөйли һәм рухи әңгәмәләр алып бара.

Колониядә тоткын мөселманнар белән очрашудан соң Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Менделеевск районы башлыгы вазифаларын башкаручы Роберт Искәндәров белән очрашты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә республикабыз төзәтү колонияләрендә тотылучы мөселманнар белән зур эш алып бара. Әлеге юнәлеш экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан тормышка ашырыла. Нәтиҗәдә Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя.

Дин әһелләре тоткыннарны дини яктан тәрбия кылу белән шөгыльләнә: вәгазьләр укый, дини сорауларга җавап бирә, Коръән укырга өйрәнергә ярдәм итә. Һәр атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә дә дин әһелләре белән очрашулар уза. Төзәтү колонияләре китапханәләре Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты чыгарган дини әдәбият тулыланып тора. Колонияләр Корбан бәйрәме уңаеннан һәм Рамазан аенда ифтарлар уздыру өчен азык-төлек белән тәэмин ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100