Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил Сәмигуллин: Корбан гаете – Аллаһының рәхмәтенә ирешү бәйрәме
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Корбан бәйрәме белән котлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте яза.
«Корбан гаете – корбан чалып, Аллаһының рәхмәтенә ирешү бәйрәме. Ә корбан чалу – ул фида кылу, җаның-тәнең белән Яралтучыга бирелү, буйсыну, Аңа ихластан рәхмәтле булу, Аның ризалыгына игелекләр һәм мохтаҗларга ярдәм аша омтылу», – ди мөфти.
Мөфти әйтүенчә, корбан чалу – Ибраһим галәйһисәламнең сөннәте. Безгә Ибраһим галәйһисәламнән үрнәк алырга кирәк: Аллаһының ризалыгы һәрчак өстен булырга тиеш, ә нәфес һәм теләкләрдән баш тарта белергә кирәк. Бу – пәйгамбәрнең тормышыннан алынган иң мөһим сабак һәм Корбан гаетенең асыл мәгънәсе, ди ул.
«Корбан чалу – әҗерләргә лаеклы гамәл. Корбан гаете көннәрендә Раббыбыз өчен ул кешеләрнең иң яраткан һәм саваплы гыйбадәте. Шуңа күрә аны авырлык белән түгел, ә Аллаһының рәхмәтләренә өмет белән башкарырга кирәк. Калдырган өчен исә гөнаһ языла», – дип әйтә мөфти.
Корбан гаете - хаҗ гыйбадәтенең тәмамлануын хәбәр итүче бәйрәм дә.
«Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 9 көнендә, Гарәфә көне билгеләп үтелә, һәм Татарстан хаҗилары хәзерге вакытта - шушы үзәндә, соңыннан алар Мүздәлифәдә ачык һавада төн үткәрәчәк, иртәгә Минага кайта, аннан – Мәккәгә. Сезнең белән безгә исә тәкбир-тәшрик көннәре турында истә тотарга кирәк: 5 июньдә иртәнге намаздан башлап 9 июньдә икенде намазын кертеп, фарыз намазларыннан соң, сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә», – дип искә төшерә Камил хәзрәт.
Мөфти махсус операциядәге хәрбиләрне аерым котлый. «Мөхтәрәм мөселман хәрбиләре, Ватаныбызны саклаучылар! Сезгә үзебезнең ихлас сәламнәребезне җибәрәбез һәм бәйрәм белән котлыйбыз. Без сезнең өчен һәрвакыт догада, Аллаһыдан сезгә яклау һәм җиңү сорап торабыз», диелгән котлау сүзләрендә.
«Гает көннәрендә барлык мөселманнарга да чалган корбаннарның, укыган догаларның һәм кылган игелекләрнең Аллаһы Тəгалə тарафыннан кабул ителүен телим. Өйләребездә бәрәкәт, иминлек булып, иман нуры балкып торсын! Бәйрәм белән!» – дип тәмамлый котлавын мөфти.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз