news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Казанның Җәмигъ мәчетен төзү хак юлда яшәвебезне күрсәтә

Мөфти Җәмигъ мәчетен төзүгә, һичшиксез, бөтен халык кушылачагына ышанычын белдерде.

Камил Сәмигуллин: Казанның Җәмигъ мәчетен төзү хак юлда яшәвебезне күрсәтә
Гөлнар Гарифуллина

Казанның Җәмигъ мәчетен төзү ерак бабаларыбызның динебезгә тугрылыгын, хак юлда яшәвебезне күрсәтә. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Җәмигъ мәчете төзелә башлауга багышланган тантанада әйтте.

"Җыелуның максаты ислам кабул итенең 1100 еллыгын билгеләп үтү. Бу олы вакыйганың шатлыгын уртаклашырга Россиянең, җир шарының төрле почмакларыннан күп кенә мөселман дәүләтләреннән вәкилләр, илчеләр, мөхтәрәм кунаклар килде. Тарихи чара, юбилей уңанннан казанда күптөрле чаралар уза", - диде.

Мөфти РФ Президенты Владимир Путинның мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкканын искәртте. "Бүгенге катлаулы вазгыятьтә илебез мөселманнары гына түгел, башка дин тотучылар да Россия өчен догада. Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләнең килеп туган каршылыкларны ерып чыгу өчен, тынычлык, татулыкны саклап калу өчен, дөрес юлны күрсәт дип сорыйбыз", - дип җиткерде.

"Җәмигъ мәчетен төзүгә, һичшиксез, бөтен халык кушылыр. Шулай булса, ачылыш тантанасына да җыелырбыз", - дип мөрәҗәгать итте Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөфти Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгы татарлар гына түгел, бөтен Россия мөселманнары бәйрәме булуын билгеләп узды.

"Болгар бабаларыбыз ирекле рәвештә иман китерә, кылыч һәм үлем куркынычы астында түгел, үз ихтыярлары белән Аллаһының берлегенә, барлыгына ышанып, хак юлны сайлап, исламны кабул итә алалар. Шушы гамәлләре белән дин иреге төшенчәнең асылын ачып салалар", - диде Камил хәзрәт.

Бу минутларда Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез салу тантанасы бара. Чарада катнашучылар алдында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ мөселманнары Диния нәзрәте рәисе Равил Гайнетдин һәм башкалар катнаша. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100