news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Сәмигуллин Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү көне белән котлады

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгать итте, дип яза ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте яза.

«Бүген Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итү көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга 922 елда, Алмыш хан чакыруы буенча Болгарга Багдад илчелеге килгәч була һәм ул борынгы бабаларыбызның да, бүгенге Татарстанның да цивилизацияле үсешен билгели. Идел буе Болгар дәүләтендә төрле диннәр һәм табынулар таралган була. Ләкин бабаларыбыз исламны сайлый: Х гасырда Хак динебез болгар кабиләләрен берләштерсә, хәзерге заманда Татарстанның күпдинле җәмгыятендә татулык һәм тынычлыкны саклый», – ди Камил Сәмигуллин.

Татарлар ислам динен 1100 елдан артык тота. Динебез безне милләт буларачак формалаштыра, мәдәниятебезне үзенчәлекле ясый, үзебезнең язмага, әдәбиятыбызга, фәннәргә үсеш бирә, ди мөфти.

«Татарлар тоткан ислам борынгыдан ук дөрес һәм чиста булган. Менә ни өчен татар галимнәренең хезмәтләрен бүгенгәчә бөтен мөселман дөньясы файдалана. Һәм хәзерге заман татарларының бурычы – үз галимнәренә иярү», – ди ул.

«Кадерле милләттәшләр! Аллаһ татар халкын Үзенең иң олы рәхмәте белән бүләкләгән – иманлы мөселман булырга, Аның яраткан өммәтеннән булырга язган. Шул ук вакытта ислам безнең өчен дә, балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен дә ике дөньяда котылу чарасы булып тора. Чын күңелдән Раббыбыздан татар милләтенә тәүфикъ һәм һидаять сорыйм, безгә иманлы дәвамчылар бирергә үтенәм, көферлектән сакла һәм Үзенең сөекле халыкларыннан ит, дип дога кылам», – дип төгәлли мөфти мөрәҗәгатен.

news_right_1
news_right_2
news_bot