Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камил Сәмигуллин: Гаилә — Раббыбыздан бирелгән иң бөек рәхмәтләрнең берсе
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәме уңаеннан укылган вәгазендә мөселман өчен гаиләнең иң зур нигъмәтләрнең берсе булуын искәртте.
«Коръәндә искиткеч матур бер аять бар: «Тынычлык тапсыннар дип, үзләрегездән сезгә хатыннар яралтуы — аның билгеләреннән. Ул арагызга сөю һәм шәфкать салды. Һичшиксез, монда уйлаганнар өчен билгеләр бар». Ягъни гаилә — Раббыбыздан бу фани дөньяда бирелгән иң бөек рәхмәтләренең берсе икән. Кешегә күңел тынычлыгы бирә торган, рухи көч чыганагы булып торган, иң якын һәм кадерле кешеләрдән торган бер җәмәгать ул», – дип аңлатты мөфти.
Ул шулай ук Әнәс радыйаллаһуганһудан Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) тормышына кагылышлы риваять тә китерде.
«Ул Рәсүлдән: «Сиңа нәрсә кыйммәтрәк — гаиләң беләнме, яки мәчеттә уздырган вакытмы?» - дип сорый. Рәсүл җавап бирә: «Минем өчен балаларым белән бер сәгать уздырган вакыт мәчеттән чыкмыйча утырган вакыттан да кыйммәтрәк». Аннан тагын сорады: «Синең өчен нәрсәгә сарыф ителгән мал кыйммәтрәк: гаиләң өченме яки Аллаһ юлындамы?». Рәсүл җавап бирә: «Гаиләгә тотылган бер дирхәм минем өчен Аллаһ юлында сарыф ителгән мең динардән кыйммәтрәк». Менә динебездә гаиләнең әһәмияте никадәр олы», – дип тәмамлады Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз