news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин Гает вәгазендә гайбәтнең зыяны турында сөйләде

«Гайбәт сөйләү – кеше итен ашауга тиң. Ул акылга сыймаслык гамәл. Гайбәт акылларны пычрата», - диде Татарстан мөфтие.

Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә Ураза гаете билгеләп үтелә. Казанның Галиев мәчетендә гает вәгазен һәм гает намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып бара. Ул вәгазен гайбәт сөйләүнең зыянлыгына багышлады.

«Без ай буе нәфесне тәрбияләдек. Кем гөнаһларын сагынган, уразадан соң күренәчәк. Кеше Рамазаннан соң яхшыга үзгәрсә, аның гөнаһлары гафу ителгән дип ышанабыз. Сафланган күңелләрне гөнаһ белән керләндермик. Намазга басып, хәер-сәдакалар бирдек, алар киләчәктә дә дәвам ителсен иде. «Гайбәт» дигән куркыныч гөнаһ бар. Ул кешеләр арасын боза, бер-берсенә каршы котырта. Соңгы арада бу чир киң тарала башлады, чөнки хәбәрләр зур тизлектә барып ирешә. Аның гайбәт икәнен дә белмичә калабыз. Нәтиҗәдә, гайбәтләр тарала һәм милләтебезнең әһлагын боза», - диде ул.

Камил Сәмигуллин бер-береңне мыскыллап сөйләмәскә, кушамат такмаска, фаразлар белән мавыкмаска өндәде. «Гайбәт сөйләү – кеше итен ашауга тиң. Ул акылга сыймаслык гамәл. Гайбәт акылларны пычрата. Бүген кеше һәр туар таңны смслар уку белән башлый, аның бөтен тормышы кесә телефонында. Шушы вакытның бер өлешен Коръән укуга багышласын иде», - дип киңәш итте ул.

Ул икейөзлелекне - намуссызлык, үлгән кеше турында сөйләүгә тиң, дип атады. «Гайбәтчеләр дә шулай: беркайчан да кеше йөзенә бәреп сүз әйтми. Кешенең артында үзе югында сөйләп, сүз чыгара. Дөньядагы барлык сугышлар да халыкларны бер-берсенә котырту белән башлана. Хәбәр файдалы булса, яхшы ният белән таратылса, бер хәл. Ләкин күпчелек очракта халыкларны бер-берсенә каршы котырту өчен таратыла. Әйтерсең, Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотасы булмас», - диде ул.

Хәзрәт әйтүенчә, интернетта комментарийлар язып, «ватсап» яки башка кушымталар аша ялган хәбәрләр таратып була. «Тел – күңелнең көзгесе, дип юкка гына әйтмиләрдер. Аллаһы Тәгалә каршысында һәр репост, лайк өчен җавап бирәсе булачак, интернетка чыгар алдыннан шуны истә тотарга кирәк», - дип билгеләп үтте ул.

Вәгазьдә кеше турында сөйләгәндә, аның тискәре сыйфатлары турында түгел, ә уңай якларын да күрә белергә кирәклеге турында әйтелде. «Хәерле сүз әйтсен, яки дәшмәсен. Без, татарлар, әхлакый тәрбиянең кыйммәтен беләбез шикелле. Гаделлек өчен көрәшәм дисәң, бу әле гайбәт сөйләргә дигән сүз түгел. Гаеп эзләү бер милләтне дә алга этәрмәгән», - диде хәзрәт.

«Наданнар сөйләүдән туктаса, җәмгыятьтә гайбәт бетәр иде, диләр. Мөселман кешесе яхшыны яманнан аера белергә тиеш. Ләкин кешенең күңеле нәрсәгә тартыла, ул шуны сайлый. Кемдер чәчәк тулы болында шакшылык табачак, кемдер сазлыкта да сокланып торачак. Башкаларның тырнак астыннан кер эзләүчеләр бар. Ләкин үз-үзен хөрмәт иткән кеше гайбәт сөйләмәячәк. Гайбәт көчсезләрнең коралы ул. Дошманыңа гайбәт белән җәза бирүдән сакланырга кирәк», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100