news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Дини əдəбиятны тикшерү өчен илкүлəм дини экспертлар оешмасы кирəк

Камил Сәмигуллин: Дини əдəбиятны тикшерү өчен илкүлəм дини экспертлар оешмасы кирəк
Владимир Васильев

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, дини əдəбиятны тикшерү өчен, Россиякүлəм дини экспертлар оешмасы кирəк. «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышында ул дини әдәбият белән бәйле мәсьәләләрне күтәрде.

  • «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышын онлайн карарга була.

«Зур тавыш чыгарган «Сахих əл Бохари»ның бер тəрҗемəсе тыелды. Мəсьəлə, белгəнегезчə, уңай хəл ителде. Лəкин шуңа охшаш ситуация тагын килеп чыкмас, дип кем ышандыра ала? Бу вакыйгадан Россия мөселманнарына үзлəре өчен дөрес нəтиҗəлəр чыгарырга кирəк, ул, һичшиксез, безгə сабак булырга тиеш», - ди мөфти.

«Проблеманың төбендə судларның гаделсез карарлары түгел. Проблеманың асылы - мөселман китапларына дини-фəнни анализ урынына психологик-лингвистик анализ ясалу. Китапларның текстларын экстремистик дип шуның нигезендə таныйлар. Ягъни Россиядə дини əдəбиятка экспертизаны тиешле əзерлеге булмаган белгечлəр ясый. Югыйсə, басылып чыкканга кадəр, китап мөселман-дини экспертиза аша үтсə, күп сораулар үзеннəн үзе хəл ителер иде», - дип саный Камил хәзрәт.

Проблема кабатланмасын өчен, ул татар дин əһеллəренə дини хезмəтлəрне татар телендə язарга һəм бастырырга тəкъдим итте. «Татарча язылган дини əдəбиятның тыелганы юк. Икенчедəн, һичшиксез, дини əдəбиятны тикшерү өчен Россиякүлəм дини экспертлар оешмасы кирəк. Ул мөселман басмаларының язмышын судка кадəр дə, суд эше барган вакытта да хəл итəргə ярдəм итə алыр иде», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан мөфтие.

Камил хәзрәт фикеренчә, Экспертлар шурасы көн кадагындагы мəсьəлəлəрне берəм-берəм түгел, ə уртак көч белəн чишə алыр иде. «Хəзер менə дини əдəбиятны судларда тыю проблемасы килеп басты. Хəзрəтлəр, кызганычка каршы, дини əдəбиятны тикшерүче мөселман экспертларының гомумроссия оешмасына каршы чыгучылар бар: шура цензурага юл ачачак, дип фикерлəр əйтелə. Шуңа күрə əлеге мəсьəлəдə мин сезгə Татарстан мөфтияте һəм «Хозур» нəшрият йортының хезмəттəшлеген тəкъдим итəргə əзер», - дип белдерде.

«Татарстан Диния Нəзарəтенең уңай тəҗрибəсе бар - бездə экспертлар шурасы эшли, ул китапларны дөньяга чыгарганчы тикшерə, шул рəвешле басмаларны тыюдан үзенə күрə бер саклык чарасы күрелə. Тагын бер тəҗрибə - фундаменталь басмаларны башка мөфтиятлəр белəн хезмəттəшлектə чыгару. Фундаменталь хезмəтлəрне төрле теллəргə тəрҗемə итү - Аллаһы Тəгалə каршында зур җаваплылык ул. Бу эшкə төрле белгечлəр белəн хезмəттəшлектə алынырга һəм аны пөхтə итеп башкарырга кирəк», - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100