news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Динара татулык күпмедер дәрәҗәдә мөгаллимнәрнең эшчәнлегеннән тора

Камил Сәмигуллин: Динара татулык күпмедер дәрәҗәдә мөгаллимнәрнең эшчәнлегеннән тора
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин өммәтнең киләчәге, җәмгыятьтәге динара татулыкның күпмедер дәрәҗәдә мөгаллимнәрнең эшчәнлегеннән торуын билгеләде. Бу хакта ул 30-31 октябрь көннәрендә Казанда узучы мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең XIII Бөтенроссия форумы әйтте. Аның төп темасы – «Россия мөселманнарының гражданлык тәңгәллеге нигезе буларак традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр».

Форумда Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең төбәкләреннән, Сирия һәм Мисырдан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Казахстаннан килгән 500дән артык мөгаллим, төрле дәрәҗәдәге мәгариф, белем бирү уку йортларыннан җитәкчеләре катнашты.

«Беренче көнне мәчет каршындагы курс укытучылары җыелды. Татарстан Республикасының 48 мөхтәсибәтеннән, ягъни Татарстан Республикасының барлык районнарыннан да кичә делегатлар килде. Бүген профессиональ дини уку йортлары укытучылары катнаша. Бу – Татарстан Республикасының 8 мәдрәсәсе, Россия ислам институты, Казан ислам институты, Болгар ислам академиясе. Шулай ук бездә чит төбәкләрдән дә делегатлар катнаша: Әстерхан, Самара, Саратов, Уфа, Пермь, Чувашия һәм башкалар», – дип хәбәр итте «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйзатуллина.

Ул чит илдән килгән кунакларны да искә алды. «Чит илдән килгән кунаклар да бар: Болгар ислам академиясенең дини-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты Мөхәммәд Әл-Захрави, «Әл-Азһәр» Университетын тәмамлаучылар Лигасы каршындагы Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе Хәмделла Хафиз Ибраһим, Мөхәммәд бән Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университеты укытучысы Сәид Мөбарәк һәм башкалар», – диде Нәзирә Гыйзатуллина.

Кунакларны сәламләү өчен Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дерзизов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов килде.

«Быел форумда рухи кыйммәтләрне саклау мөселманнарының гражданлык тәңгәллеге нигезе мәсьәләсе күтәрелә, чөнки ислам мәгарифе Россиядә мөселманнарны берләштереп һәм оештырып торучы иң зур чара. Ислам уку йортлары яшь мөселманнарның дини һәм милли, мәдәни һәм рухи тормышында зур роль башкара. Мәдрәсәләрдә нинди гыйльми һәм тормыш юнәлешләре бирелүенә карап, шәкертләр шуны үзеләренә сеңдерә. Шуңа күрә өммәтебезнең киләчәге, җәмгыятьтәге динара татулык күпмедер дәрәҗәдә мөгаллимнәрнең эшчәнлегеннән тора», – дип белдерде Татарстан мөфтие.

Форумда төрле темалар: Әбү-Хәнифә мәзһәбе буенча укытулар алып бару мөһимлеге мәсьәләсе дә, мәчетләрдә укытучы абыстайларга аттестация уздырылуы, җитешсезлекләр буенча фикер алышулар да булды һәм башка мөһим темалар да күтәрелде, дип әйтте «Гадел» мәчетендә белем бирүче абыстай Фәния Җәләлиева.

«Кеше дингә килгәч иң беренче мәчетләрдә белем бирүче хәзрәтләргә һәм абыстайларга мөрәҗәгать итә. Алар кешенең башына нәрсә салса, шул аларның гомер буе бара. Бу – бик мөһим нәрсә. Шуңа күрә мәчетләрдә белем бирүчеләргә аттестация үткәрү һәм алар өчен өстәмә курслар оештыру кирәк», – дип, искәртте ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Төрле өлкәләрдән һәм республикалардан килгән дин белгечләре бер-берсенә үзләренең тәҗрибәләрен сөйләп кенә калмыйча, форумда үзләре өчен бик күп яңалык алуларын да белдерделәр.

«Чувашия дини укыту йортларында укыту эшләре вакыты чикләнмәгән лицензия нигезендә алып барыла. Белемне Казанның Меңьеллык, «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә һәм Россия ислам институтында укыган хәзрәтләребез бирә. Дини китаплар да халкыбызга җитәрлек дәрәҗәдә бастырылып тора. Тарихи фундаменталь китапларны да хәзер гарәпчә генә түгел, ә гарәп хәрефләрен танымаучылар өчен, кириллица хәрефләре белән дә нәшер итәләр», – дип сөйләде Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайруллов.

Ул форумның югары дәрәҗәдә уздырылуын да билгеләде. «Казан дәрәҗәсендә уза торган мөгаллимнәр форумында без һәрвакыт бары тик уңай тәҗрибәләрне күрәбез. Төрле мөхтәсибәтләр һәм мәдрәсәләр кулланган тәҗрибәләрне күреп, үзебезгә дә кертергә һәм кулланырга тырышабыз. Бу – заманча, яңа ысуллар белән динебезне таратырга өйрәтүче уңай форум», – ди.

Чараның модераторлары – Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР мөфтиенең урынбасары, Россия ислам институтының ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100