Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Камил Сәмигуллин «Батыр» батальоны имамына «УАЗ» автомобиле ачкычларын тапшырды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Батыр» батальонының полк имамы Мөхәммәт хәзрәт Хәйрулаевка «тәгәрмәчле» мәчет ачкычларын тапшырды. Мөфтият мәчетне «Каһарман» хәйрия акциясе кысаларында җыелган акчага сатып алынган УАЗ автомобиленнән ясады һәм җиһазлады. Җыелган акча ике «тәгәрмәчле» мәчеткә җитте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Тәгәрмәчле мәчетләр» ясау өчен нәзарәт юлсыз маршрутларга җайлашкан УАЗ автомобильләре сатып алды һәм аларны җиһазландырды. Автомобильләрнең салоннары эчендә намаз уку һәм рухи әңгәмәләр алып бару өчен уңайлыклар тудырылды: идән, стеналар һәм түшәм су үтмәслек, тавыш кермәслек һәм җылылык сакларлык итеп эшләнде, идәннәре тигезләнде һәм келәм җәелде. Салоннар, юу җиңел булсын өчен, «искож» материалы белән тышланды, михраб һәм шәмаилләр белән бизәлде, утырып тору һәм әйберләрне саклау өчен тартмалар куелды, шулай ук китап киштәләре урын алды.
Полк имамнарының үтенечен истә тотып, мобиль мәчетләргә кондиционерлар, РЭБ чаралары куелды һәм кыйбланы билгеләү өчен компас куелды, кечкенә китапханә эшләнде. Дини бурычлардан тыш, автомобильләр хәрби частьләр арасында йөрү һәм яралыларны йөртү, даруларны һәм азык-төлек әйберләрен ташу өчен файдаланылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз