news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Сәмигуллин: Бәраәт кичәсе – ул безнең гөнаһларыбызның гафу ителү вакыты

Камил Сәмигуллин: Бәраәт кичәсе – ул безнең гөнаһларыбызның гафу ителү вакыты
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин якынлашып килүче Бәраәт кичәсе уңаеннан мөселманнарны котлый. Бүген кояш баегач, ислам календарендәге иң мөбарәк төннәрнең берсе - Бәраәт кичәсе керә. Ул Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы төнендә, ягъни Изге Рамазан аена төгәл ике атна кала җитә.

«Бәраәт кичәсе – ул безнең гөнаһларыбызның гафу ителү вакыты. Шуңа күрә аны гамәлләребез һәм ниятләребез, хата-кимчелекләребез хакында уйланып, Яралтучыбыздан алар өчен мәгъфирәт сорап уздырырга кирәк», ди Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин.

«Барлык дин кардәшләргә Бәраәт кичәсен Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәттә, тәүбәләребезне кабул итүне һәм гафу кылуны сорап үткәрергә телим. Раббыбыз безгә шушы күркәм эшләрне ихласлык белән башкарып чыгарга насыйп итсен. Амин!» – диелгән мөфти котлавында.

news_right_1
news_right_2
news_bot