news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Сәмигуллин: Җәмигъ мәчете элеккеге «Кырлай» паркы урынында төзелергә мөмкин

Республикада 43 мәчет төзелә. Быел җиде мәчет ачылачак.

Камил Сәмигуллин: Җәмигъ мәчете элеккеге «Кырлай» паркы урынында төзелергә мөмкин
Камил Сәмигуллин: «Татарстан мөселман өммәте узган елда зур казанышларга иреште. Шуларның соңгыларының берсе – безнең Хәләл стандартлары комитеты дәүләт аккредитациясе алды»
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгы баш редакторы Ринат Билаловка республика мөселман өммәтенең узган елдагы казанышлары, «Хәләл» стандартлары өлкәсендәге вазгыять һәм Казанның Җәмигъ мәчете төзелеше турында сөйләде.

ТР Диния нәзарәте комитеты – Россиядә «Хәләл» сертификаты бирүче бердәнбер рәсми орган

Камил хәзрәт, мөфти вазифасына кабат сайлануыгызга бер ел булды. Бу вакыт дәвамында нинди төп бурычлар үтәлде? Хәзерге вакытта нинди проектлар гамәлгә ашырыла? Узган ел сезнең өчен нинди вакыйгалар белән истә калды?

Татарстан мөселман өммәте узган елда зур казанышларга иреште. Шуларның иң мөһиме – безнең Хәләл стандартлары комитеты Россиядә беренче булып дәүләт аккредитациясе алды. Монда республикада хәләл индустрияне үстерү буенча эшче төркемне җитәкләүче Васил Шәйхразыевка рәхмәт әйтергә кирәк.

Хәзерге вакытта комитет – Россиядә барлык дәүләт таләпләренә туры килә торган бердәнбер хәләл сертификациясе органы. Татарстан беренче булып дәүләт аккредитациясен алу республикабызда хәләл өлкәсендә иң көчле белгечләр эшләвен раслый.

Безнең экспертларның ике белеме бар: технологик белеме һәм шәригать белеме. Хәләл тармагында бер төрле генә белем булу аз. Пәйгамбәребез саләллаху галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә дә болай әйтелгән: «Хәләл дә билгеле, хәрәм дә билгеле, ә алар арасында шикле нәрсәләр бар». Дуңгыз ите ашарга ярамаганын бөтенесе белә, ә менә продуктлар һәм товарлар җитештерү өлкәсендәге катлаулы технологик процессларны белгечләр генә аңлый. Еш очракта бу процесслар кулланучылар файдасына түгел, җитештерүчеләр файдасына яраклаша, ә хәләл комитетлары өчен кулланучыларның мәнфәгатьләре беренче урында торырга тиеш.

Мәсәлән, без Татарстанда кош-кортны механик ысул белән суюны тыйдык, ә кайбер башка оешмалар моны рөхсәт итә. Без бу процессны җентекләп өйрәндек: конвейерда төймәгә басалар, бер тапкыр «бисмилләһ» әйтәләр дә, машина берьюлы берничә тавыкны суя. Пычак кайчан дөрес туры килә, кайчан тавыкның түшенә керә, ә кайбер җитезрәк тавыкларга бөтенләй туры килә алмый, кош тереләй кайнар суга төшерелә. Бу инде үләксә була, мондый ит хәләл була алмый.

«Әгәр җитештерүчеләр Фарсы култыгы, Африка, Азия базарларына чыгарга теләсә, аларның хәләл-стандартлар мәсьәләсендә проблемалары булмаячак»

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Шулай ук без терлекне пневматик җайланма ярдәмендә сую ысулын да өйрәндек. Безне яңа технологияләрдән артта калдыгыз дип тәнкыйтьлиләр. Әмма исламда төп кагыйдә – хайванны авырту сизмәслек итеп сую. Шуңа күрә пычак яхшы итеп чарланган булырга тиеш. Моннан тыш, хайванны куркытмас өчен пычакны күрсәтмәскә кирәк. Ә бу ысул белән суйганда хайванның башына пневматик җайланма белән каты итеп сугалар. Хайванның баш сөяге ярылырга мөмкин. Безнең эксперт, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы секретаре, шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков мондый җитештерүдә булып кайтты. «Пневматик җайланмадан аткан ун сыерның җидесе суйганчы ук үлде», – дип сөйләде ул.

Әлбәттә, бу җитештерүчеләр өчен уңайлы, әмма без кулланучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртабыз һәм моңа юл куя алмыйбыз. Безнең позиция гарәп илләрендә, Төркиядә, Фарсы култыгында һәм башка 44 ислам илендә гамәлдә булган халыкара стандартларга (SMIIC, GSO, UAE.S) туры килә.

Шул ук вакытта Россиядәге кайбер башка дини оешмалар терлекне пневматик җайланма ярдәмендә суюны яки бөҗәкләрдән ясала торган кармин буявын куллануны рөхсәт итә. Без моның белән килешмибез.

Фото: © «Татар-информ»

Хәтта шешәләргә су тутыру линиясендә дә тыелган хайван майлары кулланылырга мөмкин. Шуңа күрә су шешәсендәге «Хәләл» тамгасына аптырарга кирәкми. Бу артык әйбер түгел. Бөтен нәрсә тикшерелергә тиеш. Безнең белгечләр – Россиядәге иң көчле белгечләр.

Бүгенге көндә «Хәләл» стандартлары мәсьәләсендә вазгыять нинди? Безнең Диния нәзарәтенең позициясе төп стандарт итеп кабул ителдеме?

Әйе, стандартны Россиядә генә түгел, дөньяның 22 илендә таныйлар. Бу безнең җитештерүчеләр өчен Фарсы култыгы, Азия һәм Африка илләренә товарлар экспортлау өчен юл ача.

Димәк, бу илләрдә безнең стандартның алардагы таләпләргә туры килүе шик тудырмый?

Юк, чөнки безнең комитетның ул илләр бирә торган сертификатлары бар. Әгәр җитештерүчеләр Фарсы култыгы, Африка, Азия базарларына чыгарга теләсә, аларның хәләл-стандартлар мәсьәләсендә проблемалары булмаячак.

Татарстанда мөселманнарның мәетен яру проблемасы хәл ителде

Тагын нинди мөһим вакыйгаларны билгеләп үтә аласыз?

Татарстан мөселманнарын бик борчыган тагын бер мөһим мәсьәлә – мәетне яру проблемасы уңай хәл ителде. Без берничә ел дәвамында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Митрополиясе арасында хезмәттәшлек итү турында өч яклы килешү имзалау турында фикер алыштык. Бердәнбер каршылык мәетне, яшенә карамастан, мәҗбүри яруга бәйле иде. Бу мөселманнарны бик борчыган мәсьәлә иде.

Безгә, үзләре һәм туганнары әлеге процедурадан баш тартуга карамастан, олы яшьтәге мөселманнарның мәетен ярулары турында бик күп шикаятьләр килде. Исламда үлгән кешенең гәүдәсенә зыян салу тыела, аны үз үлеме белән үлмәгән очракта гына ярырга мөмкин.

Безгә бу проблеманы ул вакытта Дәүләт Думасы депутаты булган Айрат Фәррахов хәл итәргә булышты. Узган елның декабрендә без уртак фикергә килдек һәм килешү төзедек. Хәзер кеше табигый үлем белән үлгән яки каты авырудан соң вафат булган очракта, бу дәвалаучы табиблар тарафыннан документаль рәвештә расланса, Татарстанда яшәүчеләрнең үлгән туганының мәетен ярдырмаска хакы бар. Бу кеше табиблар күзәтүе астында булырга һәм үз вакытында диспансеризация үтәргә тиеш дигән сүз. Диспансеризация өлкән яшьтәге кешеләргә генә түгел, безнең барыбызга да кирәк. Без сәламәтлегебезне даими кайгыртырга тиеш.

«Без ТР Диния нәзарәте составындагы мәчетләрне төзү һәм ремонтлау өлкәсендә таләпләр һәм тәкъдимнәр турында нигезләмә булдырдык. Мәчетләрдә традицион проектларны күбрәк күрәсе килә»

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

«Мәчет мәчеткә охшаган булырга тиеш»

Җәмгыятьтә заманча татар мәчетләренең тышкы кыяфәте турында фикер алышулар күп булды. ТР Диния нәзарәте бу теманы тәртипкә салырга вәгъдә иткән иде. Алга китеш бармы?

Без ТР Диния нәзарәте составындагы мәчетләрне төзү һәм ремонтлау өлкәсендә таләпләр һәм тәкъдимнәр турында нигезләмә булдырдык. Соңгы елларда төрле заманча проектлар барлыкка килде, һәм татар архитектурасының үзенчәлекләрен эзләү процессы туктап калган кебек булды. Хай-тек матур, дигән фикерләр дә бар. Әмма бу проектларның милли үзенчәлекләре юк.

Мәчетләрдә традицион проектларны күбрәк күрәсе килә. Мәчет мәчеткә охшаган булырга тиеш. Аның ерактан ук Аллаһ йорты икәне күренеп торырга тиеш. Православие чиркәүләре хай-тек стилендә түгел бит, аларның барысының да үз традицион йөзе бар. Мәчетләрне проектлаганда минималь таләпләр булса да үтәлергә тиеш. Алар нигезләмәдә язылган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Әйтик, мәчет төзергә җыенучы бу таләпләр белән килешмәсә, үзе теләгәнчә эшләргә теләсә, бу очракта ничек була?

Мәчет төзү өчен ТР Диния нәзарәтенең рөхсәте кирәк. Миңа кешеләр шалтырата, килә, теге яки бу проектка рөхсәт бирүне сорый. Ләкин мин хәзер ТР Диния нәзарәте комиссиясе белән килештермичә карар кабул итә алмыйм. Проект минем өстәлгә килеп җиткәнче, ул комиссия аша үтәргә тиеш. Анда аның нигезләмәгә туры килү-килмәве тикшерелә. Нигезләмәдәге таләпләр бик үк кырыс түгел. Алар ярымайга, орнаментларга кагыла.

Казанның тарихи өлешендәге мәчетләрне реконструкцияләү эшләре тәмамланды дияргә була. Киров районында бер агач мәчет кенә калды бугай.

Быел реставрациядән соң «Рәҗәп» мәчете ачылыр дип көтәбез.

Шуның белән Казандагы мәчетләрне яңарту эше төгәлләнәчәк дияргә буламы?

Казанда әле Кабан арты мәчете, Борнай мәчете, Печән базары мәчете, Зәңгәр мәчет үз чиратын көтә.

Хәзер республика турында сөйләшик. Республиканың берничә районындагы мәчетләрне реконструкцияләү эше алып барыла, дип беләбез. Бу турыда җентекләбрәк сөйләгез әле.

Безнең республикада 99 тарихи мәчет бар. Шуларның 42сен реставрацияләргә кирәк. Хәзерге вакытта Әсән-Елга (Кукмара районы) авылы мәчетендә реставрация эше бара. Минзәлә районының Дусай авылы мәчетен яңарту планлаштырыла.

«Чаллыдагы җәмигъ мәчете ике-өч елдан ачылыр, дип уйлыйм»

Фото: rais.tatarstan.ru

Җәмигъ мәчете «Кырлай» паркы урынында төзелергә мөмкин

Яңа мәчетләр төзү темасына да тукталыйк. Беренчедән, быел Чаллыдагы җәмигъ мәчете ачылачакмы?

Ул ике-өч елдан ачылыр, дип уйлыйм. Быел мәчетнең фасадын эшләп бетерергә һәм ярымай куерга тиешләр.

Республикада тагын нинди зур проектлар гамәлгә ашырыла?

43 мәчет төзелә. Узган елда җиде мәчет ачтык, быел да җиде мәчет ачылырга тиеш. Элек ел саен 15-18 мәчет ача идек. Хәзер республикада 1621 мәчет бар. Шуңа күрә азрак төзи башладык.

Аларның ничәсе Казанда урнашкан?

81.

Димәк, мөселманнарның мәчетләргә ихтыяҗы тулысынча диярлек канәгатьләндерелгән?

Әле берничә районда, шулай ук Казанның Совет районында һәм кварталда мәчетләр җитми. Ләкин шулай да Татарстандагы хәл башка төбәкләр белән чагыштырырлык түгел. Татарстанда мәчетләр төзү белән бернинди проблема да юк. Бездә бу эш җайга салынган: җир бүлеп бирү, төзелеш процессы, документлар рәсмиләштерү.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Без Казанның җәмигъ мәчетен төзү проекты турында сорамый кала алмыйбыз. Әлегә төзелешне башлау турында мәгълүмат ишетелми. Бу мәсьәлә нинди стадиядә?

Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Әгәр ул теләсә, мәчет хәтта элеккеге «Кырлай» паркы урынында да төзелергә мөмкин. Бу мөселманнар өчен зур куаныч булыр иде, чөнки таш шунда салынган.

«Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot