news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камил Садриев профессиональ даими нигездә эшли торган депутат булды

Дәүләт Советында 100 депутатның 20се профессиональ даими нигездә эшли.

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советында бушаган депутат урынына кеше билгеләнде. Кичә Камил Садриев профессиональ даими нигездә эшли торган депутат булды. Искәртеп үтик, Рафис Борһанов депутат вәкаләтләреннән вакытыннан алда азат ителгәч, вакантлы урын бушады. Рафис Борһанов исә, Татарстанның Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры булды.


Камил Садриев - "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, Бердәм Россия фракциясенең Татарстанның Дәүләт Советы әгъзасы. 1954 елның 4 гыйнварында туган. "Бухгалтерлык учеты һәм хуҗалык эшенә анализ" белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Депутат булып сайланганчы Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе секретариаты җитәкчесе булган.

Белешмә өчен. Дәүләт Советында 100 депутатның 20 се профессиональ даими нигездә эшли. Парламент рәисе, аның урынбасарлары, Дәүләт Советы секретаре, комитет рәисләре шулар исәбендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot