news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин триатлонда йөзү, велосипед, йөгерү этапларын 1 сәг 46 минутта узган

Әлмәттә узган ярышта Татарстан мөфтие финишка 212нче булып килгән.

Камил Сәмигуллин триатлонда йөзү, велосипед, йөгерү этапларын 1 сәг 46 минутта узган
Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәттә һәвәскәрләр арасында триатлон стартында катнашты. Бу хакта «Татар-информга» ярышларны оештыручылар хәбәр итте.

Мөфти йөзү, велосипедта бару һәм йөгерү этапларын 1 сәгать 46 минут 32 секунд эчендә узган, ул финишка 212нче булып килгән.

Һәвәскәрләр йөгерешеннән тыш, Әлмәт Россия чемпионатын да кабул итте, анда спортчыларны Европа чемпионатына сайлап алганнар.

Хатын-кызлар арасында Пензадан Анастасия Горбунова, ир-атлар арасында Санкт-Петербургтан Григорий Антипов җиңгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100