news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Зөлхиҗҗә ае башлану белән котлады

Зөлхиҗҗә ае 23 августта башлана, бу көнне нәфел уразасына керәбез.

(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Зөлхиҗҗә ае башлану белән котлады. Татарстан мөфтиенең котлавы Диния нәзарәте сайтында урын алган.

Бисмилләхир-рахманир рахим!
 
"Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Иртәгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча мөбарәк дүрт айның берсе – Зөлхиҗҗә ае җитә.
 
Зөлхиҗҗә – хәрәм айларның берсе: Аллаһы Тәгалә бу вакытта сугышлар, ызгышлар, кан коюларны тыя. Зөлхиҗҗәнең беренче ун көне аеруча әһәмиятле булып санала. Алар Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте, рәхмәте белән тулган көннәр һәм аны гыйбадәттә үткәрү тиешле. Мөбәрак Зөлхиҗҗә аеның беренче тугыз көнен, бигрәк тә Гарәфә көнен, ураза тотып үткәрү – хаҗ кылучылардан тыш, калган барлык мөселманнар өчен иң яхшы эшләрнең берсе булып тора.
 
Аллаһы Тәгалә барчабызга Зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләрен истә тотып, изге гамәлләрне, гыйбадәтләребезне арттырырга насыйп итсә иде, һәркайсыбызны хәрәм эшләрдән саклап, кылган игелекләребезнең савабын арттырса иде!" – диелә котлауда.
 
Белешмә өчен: быел Зөлхиҗҗә ае 23 августта башлана. Димәк, бу көнне нәфел уразасына керәбез. Аны 9 көн, ягъни 31 августка кадәр тотабыз. 9 нчы көн – Гает алды көне Гарәфә көне дип атала. Ул көн дә мөбарәк көннәрдән санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100