news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Татарларның саны күбрәк булган саен тавышыбыз да көчлерәк булачак

«Раббыбыз безне шулай яралткан, бар иткән. Моның белән горурланырга кирәк», — ди Татарстан мөфтие.

Камил Сәмигуллин: Татарларның саны күбрәк булган саен тавышыбыз да көчлерәк булачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, татарларның саны күбрәк булган саен, үз тавышы да көчлерәк булачак, чөнки татар халкының үз сүзе, теләге бар.

«Бездән сорасалар, оялмыйча „без — татарлар“ дип, әйтергә кирәк. Безгә дәреслекләр, татарча укыту кирәк. Без аз булсак, тавышыбызны беркем ишетмәячәк», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.

Аның фикеренчә, «мин — татармы» дип язылырга кирәкме соң, дип уйланучылар бар. «Әлбәттә, кирәк. Безнең милләтебез бик танылган халык. Мәсәлән, беренче Коръән һәм тагын меңләгән китап Казанда басыла. Морад Рәмзи Мәккәгә барып укыта, Габдерәшит Ибраһимов Япониягә кадәр барып, шунда беренче мәчет төзетә, Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтебез Истанбулда тәэсирләрен язып калдыра», — диде ул.

«Галимҗан Баруди берничә ел Сүриядә укыта. Хәтта хәзерге вакытта Бахрейнның баш казые Галимҗан хәзрәтебезнең шәкертенең шәкерте булып санала. Шуңа күрә халкыбыз зур, бөек милләт. Раббыбыз безне шулай яралткан, бар иткән. Моның белән горурланырга кирәк», — ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Хәзрәт җанисәптә электрон версия аша да кереп, язылырга мөмкин дип саный. «Татар булып оялмыйча язылыгыз», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100