news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин татар теле курсларын тәмамлаучыларга сертификатлар тапшырды

Татарстан мөфтие татар теле курсларын тәмамлаган һәр кешегә рәхмәтен белдерде.

Камил Сәмигуллин татар теле курсларын тәмамлаучыларга сертификатлар тапшырды
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә татар теле курсларын тәмамлаучыларга сертификатлар тапшырды. Телне өйрәнүчеләргә ул динне, телне саклауда зур тырышлык куюлары турында әйтте. 

“Үз телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау – Раббыбызның әмере. Телебез юкка чыкса, динебез дә юкка чыгачак. Татар телен өйрәнү курсларын оештыру гади генә карар түгел, без киңәшләшеп уртак фикергә килдек”, - диде мөфти. Камил хәзрәт, бүләкләү тантанасында курсларны тәмамлаучыларга мөрәҗәгать итеп, “динебезне, телебезне саклауда тырышлык куйдыгыз”, - дип билгеләп узды.

Камил хәзрәт тиздән ураза җитүен дә искә төшереп узды. "Аллаһы Тәгалә уразаны тотарга ярдәм бирсен һәм гаеттә, яңа туган баладай, гөнаһлардан чистарынырга язсын", - диде ул.

  • Ярты елга исәпләнгән әлеге бушлай курслар 2018 елның 1 октябреннән Казанның 5 мәчетендә һәм Татарстанның 15 районында – Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Алабуга, Яшел Үзән, Ютазы, Чистай, Спас, Норлат, Менделеевск, Югары Ослан, Алексеевск, Әгерҗе мөхтәсибәтләрендә уздырылды. Бөтен республика буенча татар теленә өйрәнү курсларын барлыгы 425 кеше тәмамлый. Курсларга якынча 600 кеше йөрде.

Татар теле курслары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан икенче тапкыр оештырылды. Дәресләр атнасына ике тапкыр уздырылды. Аларны югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барды.

Укыту процессында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан, Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеге файдаланылды. Теләүчеләр өчен өстәмә ислам дине мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге дә каралды. Курслар 48 академик сәгатькә исәпләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100