news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Татар өммәте мөселман мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән

«Россиянең күп динле җәмгыятенең асылын, Исламның өлешен исәпкә алмыйча, аңлап булмый», — диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

Камил Сәмигуллин: Татар өммәте мөселман мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар өммәтенең мөселман мәдәнияте үсешенә керткән өлеше зур булуын әйтте.

«Татар өммәте, тарихи яктан, мөселман халкы булган. Ул мөселман мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән. Бүген диндәшләребез Россия һәм Ислам дөньясы арасында күпер булып тора», — диде ул «Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге конференциянең Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы алдыннан узуын ассызыклады.

«Бүгенге конференция Идел буендагы Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы алдыннан үтә. Бу вакыйга барлык татар халкы һәм Россия мөселманнары өчен истәлекле санала. Ул күп милләтле Россиянең төп халыклары Ислам динен тотуын дәлилли. Димәк, бүген Россиянең күп динле җәмгыятенең асылын, Исламның өлешен исәпкә алмыйча, аңлап булмый», — диде ул.

Казанда Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе бара. Катнаш форматта уза торган конференция эшендә Россия һәм Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ректорлар, шулай ук «Теология» юнәлеше буенча Россиянең кырыкка якын югары уку йорты вәкилләре катнаша. Экспертлар арасында Дагыстан, Чечня Ислам институтлары мөгаллимнәре дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100