news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин Төркиядә балаларга дини белем бирү эшчәнлеге белән танышты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядә Анталия мөфтие Осман Артан белән очрашты.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиядә Анталия мөфтие Осман Артан белән очрашты. Алар мөселман мәгарифе системасы үсешенә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Камил хәзрәтне аеруча Анталиядә мәчет каршында оештырылган балалар өчен курсларның эшчәнлеге һәм тәҗрибәсе кызыксындырды. Осман бәй билгеләп үткәнчә, әлеге курслар өчен укытучыларны өч ай дәвамында махсус әзерлиләр.

Камил хәзрәт, үз чиратында, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан җәйге чорда мәчетләрдә балалар өчен дини белем һәм тәрбия бирү кысаларында ел саен оештырыла торган традицион чаралар турында сөйләде. Җәйге яллардагы чаралар ислам нигезләренә өйрәтү һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган дәресләрне үз эченә ала. Әйтик, «Тынычлык» мәчетендә 6-15 яшьлек мөселман балалары өчен шундый чаралар 2 июльдән башланып китте. 9 июльдән исә ул яшь мөслимәләр өчен дәвам итәчәк. Көн дәвамында балалар һәм яшүсмерләр белән тәҗрибәле педагоглар һәм тәрбиячеләр шөгыльләнә. Гомумән, Татарстанда балалар өчен җәйге ял чаралары 100дән артык мәчеттә оештырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100