news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Тәлгать Таҗетдиннең Россия өммәтенә башкарган хезмәте бәяләнде

Бүген Тәлгать Таҗетдин "Дуслык" ордены белән бүләкләнде.

Камил Сәмигуллин: Тәлгать Таҗетдиннең Россия өммәтенә башкарган хезмәте бәяләнде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 март, "Татар-информ"). Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең Россия өммәте хакына башкарган күпьеллык хезмәте бәяләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Үзәк Диния нәзарәте рәисен "Дуслык" ордены белән бүләкләвен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Татар-информ"га шулай аңлатты.

"Гәрчә, хәзрәтнең илебез мөселманнары җәмәгатьчелегенең алга китешенә, Россиядә исламның таралышына һәм үсешенә, динебезгә дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бирелүенә керткән өлешен бернинди бүләкләр белән дә бәяләп бетереп булмыйдыр", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

"Ул - татарларга рухи кыйммәтләрне кайтару, Россия мөселманнары арасында һәм аларның башка дин вәкилләре белән күркәм мөнәсәбәтләрен төзү өчен чын мәгънәсендә җанын биреп эшли торган шәхес. Борынгы Болгар шәһәренең яңа сулыш белән яшәп китүе, 922 елда исламны кабул итүне халык аңына сеңдерүе өчен без, татарлар, аңа бигрәк тә рәхмәтле булырга тиеш.

Татарстанның ислам дөньясында бүген тоткан урыны да, Болгар ислам академиясе эшләп китүе дә юктан барлыкка килми - алар Тәлгать хәзрәтнең шушы башлангычларына нигезләнә.

Турысын әйтә белүче, каты сүзле, гыйбрәтле язмыш иясе ул. Тәҗрибәсе белән уртаклашырга тартынмый торган кеше. Шуның өчен рәхмәт аңа", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100