news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин Рамазан ае тәмамлану уңаеннан йөгерешкә кушыла

Йөгерештә барлыгы 200гә якын кеше катнашырга теләк белдергән.

Камил Сәмигуллин Рамазан ае тәмамлану уңаеннан йөгерешкә кушыла

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае тәмамлануга багышланган Alga trail күмәк йөгерүгә кушылачак.

Иртәгә, 22 майда, Казанның Аккош күле янында йөгереш узачак. Мөфти һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы секретаре Рөстәм хәзрәт Нургалиев бер дистанциягә йөгерәчәк. Бу турыда республика мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йөгерештә барлыгы 200гә якын кеше катнашырга теләк белдергән. Алар арасында Татарстанның төрле мөхтәсибәтләреннән һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән кунаклар да булачак.

Ярышта биш яшьлек һәм өлкәнрәк яшьтәге барлык теләгән кеше катнаша ала. Анда 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен 10 һәм 5 чакрым, 9 яшьтән 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен 2 чакрым, биш яшьтән сигез яшькә кадәрге иң яшь йөгерешчеләр өчен 500 метр дистанция каралган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырган чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Теркәлү шимбә, 8.45 сәгатьтә тәмамланачак, ә йөгереш 9.00 сәгатьтә башлана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100